Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
4 март 2019, 02:00

ИСӘП - МИЛЛИОННАР БЕЛӘН

Район эчке эшләр бүлегенең дежур частен­да 11-17 февральдә төрле кырын гамәлләр турында барлыгы 132 гариза һәм хәбәр теркәлгән.

Районда яшәүче хатын-кызга карата Илеш районында яшәүче кеше полициягә гариза язган. Хатын-кыз алдау һәм ышаныч яу­лау юлы белән ир кешедән 100000 сум акча алган һәм әле булса аны кайтарып бирмәгән.

Хокук саклау органнарына шул ук хатын-кызга карата шәһә рдә яшәүче янә бер хатын-кыз гариза язган, ул аның исеменә төрле компанияләр акцияләрен алып бирергә вәгъдә итеп, 600000 сум акчасын алган. Угры акцияләр дә алып бирмәгән, акчаларны да кайтармаган.

Шул ук хатын-кыз районда яшәүче берәүдән 2015 елның ма­еннан 2017 сентябренә кадәр чор­да 6500000 сум акча алып торган һәм бурычны кайтарып бирмәгән. Зыян күрүченең гаризасы буен­ча, бүгенге көнгә хатын-кызның бурычы - распискага ярашлы, процентлар белән 8500000 сум тәшкил итә.

Шул ук хатын-кыз, “Сбербанк” җәмгыяте акцияләре сатып алырга вәгъдә итеп, 2011 елда Семилетка авылында яшәүче бер ханымнан 750000 сум акча алган. Гариза язу­чы угры китергән зыянны 1267089 мең сум дип бәяли.

Семилетка авылында Ле­нин урамындагы 10 нчы йорт алдында караусыз калдырылган автомашинаның дүрт тәгәрмәчен дә тишкәннәр. Транспортның хуҗасы - Илеш районыннан бирегә кунакка килгән ханым. Җинаятьченең шәхесен полицей­скийлар ачыклаган, ул үз гаебен таныган.

Дүртөйледә яшәүче хатын- кыз хокук сакчыларының шәһәрдә яшәүче кешене закон тәртибендә җавапка тарттыруын сорый. Ир кеше үткән елның февраль аен­да мебель эшләүгә аның белән килешү төзегән, әмма әле булса үз бурычын үтәмәгән.

Район үзәгендә яшәүче берәүгә карата җинаять эше куз­гатылган, ул бергә яшәгән хатынга үтерү белән янаган.Үз чиратында ир кеше аның башына гипс копилка белән суккан өчен әлеге хатынга карата гариза язган.

Иванай авылында яшәүче берәү Интернет-мошенниклар ятьмәсенә эләккән. Ул аңа әйтелгән телефон номерына 9000 сумга якын акча күчергән.

Бу атнада район биләмәсендә 16 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Бу чорда полиция документ­ларында криминаль булмаган 10 үлем теркәлгән.

7 көн эчендә администра­тив хокук бозулар турында бүлек хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеге бүлеге инспектор­лары тарафыннан 352 протокол төзелгән.

120 кешегә - җәмәгать урын­нарында исерек хәлдә күренгән өчен, 2 кешегә шунда ук спиртлы эчемлекләр эчкән өчен штраф са­лынган. Районда яшәүче 2 кешегә җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен, 7 кешегә ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җәза бирелгән.

Эчкән килеш руль арты­на утырган 2 водитель тоткар­ланган. Хәвефсезлек каешын эләктермәгән 18 кешегә штраф салынган. Тикшерү барышында 16 автоһәвәскәрнең ОСАГО стра­ховка полисы булмаган, 3 кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. 4 җәяүле дә урындагы бюд­жет файдасына штраф түләячәк.

Хокук тәртибе сагында тору­чылар тарафыннан язылган штраф санкцияләренең гомуми сумма­сы 236500 сум тәшкил итә.

Эчке эшләр бүлеге.






Читайте нас: