Юлдаш
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
8 февраль 2019, 02:00

«АШЫГЫЧ ЯРДӘМ» КИЛГӘНЧЕ ҮЛГӘН

28 гыйнвардан 3 февральгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр ту­рында 131 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 6 сы - криминаль характерда.

Иванай авылында яшәүченең төнгелеккә караусыз калдырылган автомашинасы салоныннан акча, инструментлар җыелмасы һәм автомобиль аптечкасын урлаганнар. Автомобиль хуҗасы китерелгән зыянны 4000 сумлык дип бәяли. Вакыйга урынына килгән по­лиция хезмәткәрләре угрының шәхесен ачыклаган. Ул - район үзәгендә яшәүче кеше.

Венеция авылы янындагы урманда наркоконтроль төркеме оперуполномоченныйлары шәһәрдә яшәүче берәүне тоткарлаган, аңа наркотик матдәләр саклауда шик тотыла.

Оператив мәгълуматларны гамәлгә ашыру һәм оператив-эзләнү чаралары үткәрү барышында икътисади җинаятьләр белән көрәш һәм коррупциягә кар­шы тору бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә аның җитәкчесе, бухгалтериям чылбырлы трак сатып алу турындагы ялган документлар тапшырып, хуҗалык кассасыннан 95000 сум акча үзләштерү факты ачыкланган.

Эчке эшләр органнарына Дүртөйледә яшәүче хатын-кыз, үзенең, бәясе якынча 9000 сумлык булган кесә телефонын урлаулары турында гариза язган. Гаджетын ул “Ласточка” балалар бакчасына керү урынындагы тамбурда эскәмиядә калдырган булган.

Чиләбе өлкәсендә яшәүче берәүгә Җинаять кодексының 291.ч.2 матдәсе - “Вак ришвәтчелек” - яный. Ул М-7 трассасында административ хокук бозган өчен ЮХХДИ инспекторларына 300 сум акча тәкъдим иткән.

Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз полициягә язган гаризасында, граждан­ка Г.ның алдау һәм ышаныч яулау юлы белән, төрле компанияләрнең акцияләрен сатып алыр өчен дип, аңардан 1700000 сум акча алуы, тик үзенең вәгъдәсен үтәмәве турында хәбәр иткән.

Дүртөйледә яшәүче хатын-кыз ирен җавапка тартуны сорап, хокук тәртибе саклау органнарына гариза язган. Ире аңа үтерү белән янаган һәм өйдән куып чыгарган.

Участок уполномоченныйларына Семилетка авылында яшәүче хатын- кыз, кухня форточкасыннан аның өенә билгесез кеше үтеп керүе турындагы хәбәр белән мөрәҗәгать иткән. Хуҗабикә әйтүенчә, өйдән әйбер югалмаган. Тикшерү барышында полиция хезмәткәрлә­ре угрының шәхесен ачыклаган. Ул - Түбән Аташ авылында яшәүче.

“МТС Банк” ПАО пластик картасы хуҗасы - Дүртөйледә яшәүче ханымның счетыннан 3000 сумнан күбрәк акчасы юкка чыккан. “Apple pay” контактсыз түләүдән файдаланып, аның картасыннан акчаны Суккул авылында яшәүче кеше урлаган.

Власть вәкилен ачыктан-ачык мыскыллаган өчен шәһәрдә яшәүче хатын-кызга җавап тотарга туры киләчәк. Ул башка кешеләр алдында полиция хезмәткәренә сүгенү һәм начар сүзләр әйтеп тиргәшкән.

Районда яшәүче берәүне юл-патруль хезмәте инспекторлары исерек килеш автомашина руле артында тоткарлаган. Ачыклануынча, водитель шундый ук хокук тәртибен бозган өчен транспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде.

Әлеге атнада район биләмәсендә 9 юл-транспорт фаҗигасе булган, аларның берсендә кеше үлгән. 3 февральдә Мәскәү-Уфа юлында Ивач авылы янында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. “КИА” автомобиле руле артында утырган Уфада яшәүче, маневр өчен араның җитәрлек булуына ышанып бетмичә, алдагы машинаны узарга каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Дүртөйледә яшәүченең “Пежо” автомобиле белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә беренче транспорт водителе алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән, ә икенчесе төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә китерелгән. Ике машинада да пассажирлар булмаган.

Полиция документларында кри­миналь булмаган 12 үлем теркәлгән.

Бүлек хезмәткәрләре, шул исәптән ЮХХДИ инспекторлары административ хокук тәртибен бозулар турында 304 протокол төзегән.

Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән 54 кешегә, шунда ук спиртлы эчемлекләр эчкән 2 кешегә штраф салынган. Әти-әни бурычларына битараф бул ган 4 кеше дә штраф түләячәк.

Автоинспекторлар исерек хәлдәге 2 водительгә штраф салган. 13 ав­томобиль хуҗасы хәвефсезлек каешларын эләктермәгән, янә 13 ендә ОСАГО страховка полисы булмаган, 24 е балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 3 җәяүлегә дә урындагы бюджет файдасына штраф түлисе булачак.

Язылган штрафларның гомуми суммасы 136000 мең сум тәшкил итә.

Эчке эшләр бүлеге
Читайте нас: