Юлдаш
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
25 гыйнвар 2019, 02:00

ЭТЕП АЛЫП КИТКӘННӘР

13-20 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 145 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 8 е - кри- миналь характерда.

Дүртөйледә яшәүче өч кешегә карата (алар элек тә закон җаваплылыгына тартылган булган) автотранспортны урлап алып китү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Алар ярыйсы гына “салып алганнан” соң, урамга чыгалар һәм 1-Май урамындагы йортларның берсе алдында торган ВАЗ-2114 маркалы чит автомашинаны күреп, аңарда йөреп карамакчы булганнар. Ян тәрәзәне ватып, машинаны кабызырга маташканнар, кабынмагач, машинаны этә башлаганнар. Тик берничә километрдан соң, хәлдән таеп, караклар аны икенче бер урамда калдырып китә. Урлап алып кителгән машинаны полицейскийлар, хуҗа хәбәр иткәннән соң ике сәгать үтүгү, таба.

1-Май урамындагы бер йорт подъездында хокук сакчылары тоткарлаган район үзәгендә яшәүче кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Тикшергәндә аңардан наркотик матдә булуга шик тотылган ак төстәге порошок белән фольга төргәк табып алына. Ул тыелган матдәләрне саклау һәм сатуда гаепләнә.

Район үзәгендә яшәүче берәүгә икенче бер ир-егетнең күкрәгенә пычак белән кадаган өчен Җинаять кодексы буенча җавап бирергә туры киләчәк.

“Сәет” алдан су кудыру корылмасы (УПС) янындагы бораулау мәйданында бер эшчәннең 60 литр дизель ягулыгы урлау факты турында эчке эшләр органнарына нефть чыгару предприятиесе каравылчысы хәбәр иткән.

Билгесез кешеләр шәһәрдә яшәүченең банк картасыннан 74000 сум акчасын урлаган.

Семилетка авылында яшәүче ханым, 2011 елда, алдау юлы белән һәм ышаныч яулап, “Сбербанк” җәмгыяте акцияләре алуга сылтанып, аның 750000 сум акчасын алган һәм сүзендә тормаган хатын-кызны җавапка тартуны сорап, полициягә гариза язган.

Шул ук хатын-кызга карата эчке эшләр бүлегенә район үзәгендә яшәүчедән дә гариза алынган. Угры 2010 елда аңардан шул ук сылтау белән 300000 сум акча алган булган.

Гөбелекөчек авылында улы әтисен тукмаган. Соңгысы җитди тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә китерелгән.

Бу атнада район юлларында 23 юл- транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларның берсендә кешеләр зыян күргән.

Әлеге чорда хокук саклау органнарында криминаль булмаган 12 үлем очрагы теркәлгән.

Административ хокук бозулар турында эчке эшләр бүлеге, шул исәптән, ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан 322 протокол төзелгән.

Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән 65 кешегә, шунда ук спиртлы эчемлекләр эчкән 1 кешегә җәза бирелгән. Штрафка тартылучылар исәбендә, балаларга карата уз бурычларын оныткан 8 әти-әни дә бар.

Автоинспекторлар руль артына утырган бер исерек водительне тоткарлаган. 12 автоһәвәскәр хәвефсезлек каешын эләктерергә “оныткан”, 12 сенең ОСАГО страховка полисы булмаган, 4 кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 6 җәяүле дә штраф түләячәк.

Хокук сакчылары тарафыннан салын­ган штрафларның гомуми суммасы 176400 сум тәшкил итә.

Эчке эшләр бүлеге.






Читайте нас: