Юлдаш
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
18 гыйнвар 2019, 02:00

АБЗАРЫҢДА КИНДЕР САКЛАМА...


7 - 13 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда барлыгы 114 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 2 се криминаль характерда.

Йосып авылында яшәүче кешегә карата жинаять эше кузгатылды, ул авылдашы - хатын-кызның башына чүкеч белән суккан.

Таштауда яшәүче берәүгә җинаять җәзасы яный. Хокук тәртибе сагында торучылар, оператив-эзләнү чаралары үткәргән вакытта, аны абзарында киптерелгән кин­дер саклауда фашлады. Ир-егеткә тыелган матдәне сатуда шик тотыла.

Декабрьнең соңгы көннәрендә Әсән авылыннан беркайда да эшләмәүче, спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш күп кулланучы бер ир-егет өеннән чыгып киткән. Аның кайда булуы әлегә кадәр билгесез.

8 гыйнварда Куккуян авылында 1958 елда туган пенсионерның бүрәнә йортына ут каба. Янгынны сүндергән вакытта йорт хуҗасының янган мәете табыла. Янгынның сәбәбе тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш иту, дип фараз ителә.

Бу атнада теркәлгән криминаль булма­ган 7 үлемнең 1 се хәмер белән агуланудан килеп чыккан.

Шул җиде көн эчендә район биләмәсендә 22 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларның берсендә каза күрүчеләр бар.

Административ хокук бозулар ту­рында полиция, шул исәптән юл хәрәкәте хәвефсезлеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 251 протокол тезелгән.

32 кешегә - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән, 3 сенә шунда ук спиртлы эчемлекләр кулланган өчен штрафлар салынды. Шулай ук 2 ваемсыз эти-әнигә акчалата җәза бирелде.

Бер водитель ЮХХДИ бүлеге инспекторлары тарафыннан рүль артында исерек килеш тоткарланды. 13 автомобиль хуҗасы - хәвефсезлек каешына әһәмият бирмәгән, 8 е - ОСАГО страховка полисы булмаган, 6 сы балаларны йөртү таләпләрен бозган ечен штраф түләячәк. Тиешле булмаган урында юл аша йөгереп чыккан 8 җәяүлегә дә урындагы бюджет файдасына акчаларын чыгарып салырга туры киләчәк.

Полицейскийлар тарафыннан язылган штрафларның гомуми суммасы 101600 сум тәшкил итә.

Район эчке эшләр бүлеге.



Читайте нас: