Юлдаш
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
17 гыйнвар 2019, 02:00

ЯНӘ БЕР КИБЕТ ЗЫЯН КҮРГӘН

31 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 139 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 4 се - криминаль характерда.

Семилетка авылында урнашкан “Полу­шка” кибетеннән билгесез кешеләр көпә- көндез 4000 сумга якын азык-түлек урлаган. Полициягә бу хактагы гаризаны сәүдә предприятиесе эшчәннәре гариза язган.

Дүртөйле шәһәрендә яшәүче берәүнең Гостенов урамындагы йорт фатирларының берсендә кунакта чакта кесә телефоны югалган.

Исмаел авылында яшәүче хатын-кыз яңа ел төнендәге дискотекадан соң аның ирен тукмаулары турында гариза язган.

Килеп туган узара низаг барышында хатын-кыз шәһәрдә яшәүче ир кешенең башына берничә тапкыр урындык белән суккан. Зыян күрүче бу хакта эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныена хәбәр иткән.

Иванай авылында 15 ноябрьдән 3 гыйн­варга кадәр чорда билгесез кешеләр тарафыннан 42 данә полистиролобетон блок урланган. Факт буенча тикшерү бара.

Бу атнада полиция документларында криминаль булмаган 11 үлем очрагы теркәлгән.

Төрле хокук бозулар турында ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 130 административ протокол төзелгән.

Эчкән килеш руль артына утырган 3 води­тель тоткарланган, 12 кешегә - хәвефсезлек каешын эләктермәгән өчен, 12 сенә - ОСАГО страховка полисы булмаган өчен, 5 кешегә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган бер җәяүле дә штраф түләячәк.

ЮХХДИ инспекторлары тарафыннан салынган штрафларның гомуми суммасы 65500 сум тәшкил итә.

Эчке эшләр бүлеге.






Читайте нас: