Юлдаш
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
15 гыйнвар 2019, 02:00

ИКЕ КИБЕТНЕ ТАЛАГАННАР

17 - 23 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда барлыгы 165 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 7 се криминаль характерда.

Район үзәгендә яшәүче ханым гаилә низагы вакытында ире аның тәненең төрле урыннарына сугуы турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать итте.

1 Май урамындагы йорттагы фатирда кунакта булган шәһәрдә яшәүче берәүнең «Флай» маркалы 4500 сумлык кесә телефонын чәлдергәннәр. Урлашкан кеше хокук тәртибе сагында торучылар тарафыннан ачыкланды.

Мәскәү авылында яшәүче кеше хокук саклау органнарына үзен бик нык кыйнаулары турында гариза тапшырды.

Шәһәрдә яшәүче ханым полицейскийлардан шәхесләре ачыкланмаган ир-егет белән хатын-кызны, алар Матросов урамында урнашкан «Аксарлак» кибетенең сәүдә залыннан 5000 сумлык туклану продуктлары урлаган өчен закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыкка тарттыруларын сорый.

Ике билгесез кеше Иванай авылында ур­нашкан «Таң» кибетеннән акча түләмичә 1438 сумлык туклану продуктлары алып киткән. Гөбелекечек авылында яшәүче хатын-кыз полициягә шул хакта гариза язды.

Исмаел авылында яшәүче кеше интернет киңлекләрендәге мошенниклык корбанына әверелгән. Ул инде булган займнарын түләп бетерү максатында онлайн кредит алырга карар итә һәм «Көньяк-Азия» банкы сайтына заявка калдыра. Шуннан соң аның «Уралсиб» банкындагы исәбеннән 32000 сумга якын акча юкка чыга.

21 декабрьдә район үзәгендә янгын чыга, анда бер кеше һәлак була. Р.Зорге ура­мында 1958 елгы ялгыз ир-егет яшәгән ике катлы йортка ут каба. Өйдә газ өзелгән була, хуҗа кеше җылыну өчен электр җиһазыннан файдаланган.

Бу атнада полиция документларында криминаль булмаган 6 үлем очрагы теркәлде.

Полиция хезмәткәрләре, шул исәптән юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 299 протокол төзелгән.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен 38 кешегә, шунда ук спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 2 кешегә штраф салынган. Җәзага тартылучылар арасында балаларына карата уз бурычлары турында оныткан ике әти-әни дә бар.

Ике водитель полицейскийлар тарафын­нан исерек килеш руль артында тоткарланган. Егерме автоһәвәскәр хәвефсезлек каешларына әһәмият бирмәгән, 22 сенең - ОСАГО страховкалау полисы, 18 енең балалар өчен хәвефсезлек җайланмасы булмаган.

Хокук тәртибе сакчылары тарафыннан салынган штраф санкцияләренең гомуми суммасы 124800 сум тәшкил итә.

Район эчке эшләр бүлеге.





Читайте нас: