Юлдаш
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
26 декабрь 2018, 02:00

САБЫЙЛАР ҺӘЛАК БУЛГАН

10 - 16 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда барлыгы 124 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 11 е криминаль характерда.

15 декабрьдә кич Суккул-Атсуяр авто­мобиль юлында берничә машина катнашлыгында юл-транспорт фаҗигасе була, аның нәтиҗәсендә кешеләр, шул исәптән ике кече яшьтәге бала да, һәлак була. Дүртөйледэ яшәүче, ВАЗ-21110 маркалы автомобиль руле артында утырган кеше Суккул авылы ягыннан зур тизлектә хәрәкәт итеп, машинага идарә итә алмый, каршы як полосага чыга һәм район үзәгендә яшәгән кеше идарә иткән башка җиденче модель ВАЗ җиңел машинасы белән капма-каршы бәрелешә. Аннары икенче машинага аның артыннан килгән, Уфа районында яшәгән кеше йөрткән «Пежо Партнер» автомобиле ян яклап бәрелә. Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә, фаҗига булган урында «се­мерка» водителе һәм беренче машинаның өч пассажиры һәлак була, алар арасында ике имчәк бала да бар. ВАЗ-21110 водителе район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегендә үлә. Беренче машинадагы янә бер пассажир хатын-кыз һәм икенче машинадагы ир-егет авыр җәрәхәтләр белән шунда китерелә. Факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Полициягә район дәваханәсеннән күкрәк читлеге кадап яраланган Чишмә авылында яшәүче кешенең, медицина учреждениесенең авыруларны кабул итү бүлмәсенә китерелүе турында хәбәр килде. Пациент исерек хәлдә булган.

Иске Балтач авылында яшәүче кеше узен агрессив тоткан, чакыру буенча аның янына килгән полицейскийга үч алу белән янаган һәм мыскыл иткән. Җәнҗалчының гамәлләре Җинаять кодексының 319 нчы - «Власть вәкилен мыскыл итү» маддәсенә туры килә.

Бу атнада полиция документларында криминаль булмаган 8 үлем очрагы теркәлде.

Хокук тәртибе сагында торучылар, шул исәптән юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 265 протокол төзелде.

Җәмәгать урыннарында 24 кеше исе­рек килеш йөргән, өчесе шунда спиртлы эчемлекләр кулланган. Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен ике гражданга штраф салынган.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары тарафыннан 3 исерек водитель тоткарланган. Ундүрте хәвефсезлек каешларына әһәмият бирмәгән, 20 сенә ОСАГО страховкалау полисы булмаган өчен, 4 сенә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган ечен җәза бирелгән. Штраф салынучылар арасында 6 җәяүле дә бар.

Административ штрафлар 118000 сум күләмдә салынган.

Район эчке эшләр бүлеге.

Читайте нас: