Юлдаш
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
18 декабрь 2018, 02:00

ТӨН КАРАҢГЫЛЫГЫННАН ФАЙДАЛАНЫП...

3-9 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 144 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 3 се - криминаль характерда.

Иске Солтанбәк авылында яшәүче кеше полициягә язган гаризасында Миякә районында яшәүче берәүне закон буенча җавапка тарттыруны сораган. Ул 2016 елның апрелендә аңардан 140 баш сарык алып киткән һәм бүгенге көнгә кадәр алар өчен исәпләшмәгән. Миякәдә яшәүченен гамәлләрендә зур куләмдә мошенниклык кылу билгеләре бар дип таныла.

Иске Кәңгеш авылында яшәүченең район үзәге Ленин ур. 30 санлы йортта калдырылган “Нокия 3” маркалы мобиль телефонын урлаганнар. Хокук сакчылары каракның шәхесен ачыклаган, ул Миядек авылында яшәүче булып чыккан.

8 декабрьдә эчке эшләр бүлеге бердәм диспетчерлык-дежур хезмәтеннән, иртә белән шәһәрнен Ленин ур. 36 нчы йорт янында авто­машина януы турында хәбәр килә. Фаразлар буенча, янгыннын сәбәбе - электр үткәргечтә кыска ялганыш.

10 декабрьгә каршы төндә шәһәрнең Садовая урамыннан йорт алдында караусыз калдырылган “Хюндай Солярис” маркалы автомашинаны урлап алып киткәннәр.

Бу атнада полиция документларында криминаль булмаган 9 үлем очрагы теркәлгән.

Административ хокук бозулар турын­да эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шул исәптән, ЮХХДИ инспекторлары тарафыннан 269 протокол төзелгән.

50 кеше - җәмәгать урыннарында эчкән килеш күренгән өчен, 2 кеше - шундый урында спиртлы эчемлекләр эчкән өчен җавапка тартылган. Составында спирт булган продукцияне законсыз саткан 3 кеше фашланган. Балаларына карата гамьсез 2 әти-әнигә дә штраф сыйфатында җәза бирелгән.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспектор­лары эчкән килеш руль артына утырган 4 водительне тоткарлаган, бер водитель алкоголь куллануга медицина тикшерүеннән баш тарткан. 19 автоһәвәскәр - хәвефсезлек каешын эләктермәгән өчен, 8 е - ОСАГО страховка полисы булмаган өчен, 2 се балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүгә тартылган. Тиешсез урында юл аша йөгереп чыккан 12 җәяүле дә урындагы бюджет файдасына штраф түләячәк.

Хокук тәртибе сакчылары тарафыннан барлыгы 140600 сумлык штрафлар салынган.

Эчке эшләр бүлеге.





Читайте нас: