Юлдаш
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
7 декабрь 2018, 02:00

КАРАҢГЫДА КАРА КИЕМДӘ

26 ноябрьдән алып 2 декабрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда барлыгы 134 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның 7 се криминаль характерда.

Түбән Аташ авылында яшәуче кешегә автомобильдә кабат исерек килеш йөргән өчен генә түгел (аны хокук тәртибе сагында торучылар фашлады), документларны фальсификацияләгән өчен дә Җинаять кодексы буенча җавап тотарга туры киләчәк - полицейскийларга ул тикшерү вакытында ялган водитель таныклыгы күрсәткән.

Участок уполномоченныйлары тарафыннан Исмаел авылы янындагы урман посадкасыннан шул авылда яшәүче берәүнең берничә каен агачын законсыз кисү факты ачыкланды.

Шәһәрдә яшәүче ханымның Бакча урамында урнашкан йорттагы фатирыннан 85600 сум күләмендә акчасын урлаганнар.

Көшел авылында яшәүче кешегә «Сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңелчә зыян салу» маддәсе яный, ул авылдашының башына тимер таяк белән суккан. Инцидентта каза күрүче полициягэ гариза язды.

Районда яшәүче берәүгә кулына пычак алып, хатын-кызга үлем белән янаган өчен җавап тотарга туры киләчәк.

Эчке эшләр бүлеге җинаятьләрне эзләү бүлекчәсенең наркоконтроль төркеме хезмәткәре тарафыннан, патруль-пост хезмәте полицейскийлары белән берлектә, оператив мәгълүматны гамәлгә ашыру барышында район үзәгендә яшәүче ике кеше тоткарланды. Аларны тикшергән вакытта наркотиклар булуга шик тотылган, порошок сыман матдә салынган фольгаланган төргәкләр булуы ачыкланды һәм алар тартып алынды.

Декабрьнең беренче көнендә 17 сәгать 35 минутта Иске Солтанбәк авылында юл-транспорт фаҗигасе була, нәтиҗәдә бер кеше үлә, икенчесе җәрәхәтләр ала. «Рено-Сандера» автомашинасы водителе - эштән соң шәхси автомобилендә өенә кайтып барган БР Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ юл-патруль хезмәтенең аерым батальоны инспекторы яктыртылган урам аша тәүлекнең караңгы вакытында, кара киемдә, билгеләнмәгән урыннан чыгып барган ике җәяүлене таптый. Авариядән соң район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән, машина бәрдергән 1932 елгы хатын-кыз берничә сәгатьтән соң үлә. Икенчесе, имгәнүләр алганы, беренче медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә кайтарыла. Медицина тикшерүе нәтиҗәләренә ярашлы, водитель аек булган.

Бу атна эчендә полиция документларында криминаль булмаган 6 үлем очрагы теркәлде.

Хокук тәртибе сагында торучылар, шул исәптән юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 280 протокол төзелде.

Җәмәгать урыннарында исерек ки­леш күренгән өчен - 29 кешегә, шунда ук спиртлы эчемлекләр эчкән өчен - 1, ата-ана бурычларын үтәүгә әһәмият бирмәгән 2 кешегә штраф салынды.

Руль артына исерек килеш утырган 2 водитель, 13 е хәвефсезлек каешларын каптырмаган өчен штраф түләячәк. 13 автомобиль хуҗасының ОСАГО стра­ховка полисы юк иде, 3 се балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. 11 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда фашланды.

Законны үтәмәгән гражданнардан урындагы бюджетка 131000 сум акча керәчәк.

Район эчке эшләр бүлеге.


Читайте нас: