Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
5 декабрь 2018, 02:00

ЯЛГАН КУПЮРАЛАР

19 - 25 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда барлыгы 151 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның 8 е криминаль характерда.

Тумырҗа авылында җинаятьчел пар - хатын-кыз белән ир-егет бер авылдашының эретеп-ябыштыру аппаратын урлаган һәм аны саткан.

Районда яшәученең 4630 сумлык «Самсунг Галакси» маркалы кесә телефонын чәлдергәннәр. Урлашкан кеше полицейскийлар тарафыннан ачыкланды.

Иске Кәнгеш авылында яшәуче ир-егет кулына пычак алып әнисенә үч алу белән янаган өчен Җинаять кодексы буенча җавап тотачак.

Районда яшәүче үзенең акча янчыгын югалта, анда «Уралсиб» банкының пластик картасы була. Нәтиҗәдә, шуның ярдәмендә каза күрүченең исәбенең 16000 сумнан артык акчасын алалар. Картадан файдаланган җинаятьче хокук тәртибе сагында торучылар тарафыннан ачыкланды.

19 ноябрьгә каршы төндә Куккуян авылындагы ындыр табагы территориясеннән урындагы авыл хуҗалыгы предприятиесенә караган чуен койма фрагментлары юкка чыккан.

Дежур частька «Саклык банкы» җәмгыятенең Ленин урамы, 1/3 адресы буенча урнашкан өстәмә офисыннан ялганлык билгеләре булган 5 мең сум акча купюрасы табылуы турында хәбәр килде. Ул кредит учреждениесенә «Тандер» җәмгыятенең «Чешырский» кибетеннән (адрес: Губкин ур., 2) китерелгән акчалар арасында була.

Шәһәрдә яшәүче ханымның телефоннан хәбәр итүе буенча «Аксарлак» кибетенә чыккан эчке эшләр бүлеге тикшеру-оператив төркеме сатып алынган әйбер өчен 5 мең сум номиналындагы ялган купюра белән түләүче кешене ачыклады.

Исмаел авылында яшәүче хатын-кыз кулына пычак алып оныгына үлем белән янаган улын җавапка тарттыруларын сорап полициягә гариза язды.

Район үзәгенең 1 Май урамындагы 9 нчы йорт янында хатын-кызга үлем белән янаган шәһәрдә яшәүче ир-егетнең гамәлләре Җинаять кодексынын 119 маддәсенә туры килә.

Шәһәрдә яшәүче ханым, ике арада туган бәхәс вакытында, икмәк заводы бинасында бер ир-егет тарафыннан тукмалуы турында гариза язды.

1 Май урамындагы йортларның берсендә яшәгән район үзәге кешесенең фатирыннан ноутбук урлыйлар. Угры хатын хуҗаның кунагы булып чыкты.

Шәһәрдә яшәүче берәү Интернет-мошенниклар корбанына әверелгән. Игълан буенча «Авито» сайты аша «незамерзайка» сатып алу теләге аңа 3600 сумга төшкән.

Билгесез кеше «Ирлен» сәүдә-сервис комплексындагы бутикларның берсендә сатучы хатын-кызның кесә телефонын чәлдергән.

Полициягә «Башволготанкер» суднолар хәрәкәте җәмгыятеннән «Урал-25» теплоходы бортыннан 1963 елгы бер хезмәткәрнең югалуы турында телефон хәбәре килде.

Район үзәгенең Шәйморатов һәм Ленин урамнары киселешендәге авариядә сабый бала зыян курә. «Дэу Матиз» маркалы авто­машина водителе - Дүртөйледә яшәүче ир-егет Ленин урамы буйлап барганда светофорның кызыл утына чыга һәм биредә яшәүче ханым идарә иткән «Лада Веста» маркалы жиңел машинага килеп бәрелә. Хатын-кыз светофорның яшел уты янганда хәрәкәт итә. Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә беренче машинаның арткы утыргычына урнаштырылган балалар кәнәфиендә утырган бала тән җәрәхәтләре ала. Ул район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә китерелде.

Бу атнада полиция документларында криминаль булмаган үлемнең 9 очрагы теркәлде.

Хокук тәртибе сагында тору­чылар, шул исәптән юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары та­рафыннан административ хокук бозулар турында 295 протокол төзелде.

59 кешегә - җәмәгать урын­нарында исерек килеш күренгән. Икесенә - спиртлы эчемлекләрне законсыз саткан, ике кешегә ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен штраф салынды.

«Кырын төягәч» руль артына утырган 2 водитель тоткарланды, 8 е - хәвефсезлек каешларын каптырырга «оныткан», җидесенең - ОСАГО страховка полисы, дүртесенең балалар кәнәфие булмаган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 14 җәяүлегә «сумлата җәза» бирелде.

Язылган полиция штрафларының гомуми суммасы 125500 сум тәшкил итә.

Район эчке эшлэр булеге.




Читайте нас: