Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
21 ноябрь 2018, 02:00

КЫЙММӘТЛЕ МУНЧА ПАРЫ

5 - 11 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда барлыгы 139 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның 8 е криминаль характерда.

Исерек автоһәвәскәр шәһәрнең Ленин урамында юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафын­нан тоткарлана. Водитель - район үзәгендә яшәүче кеше шундый ук хокук бозган өчен транспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән була инде.

Шул ук урамда эчкән водитель идарә иткән янә бер автомашина тоткарланды. Ул руль артына исерек хәлдә инде беренче тапкыр гына утырмаган Мәскәу авылы кешесе булып чыкты.

Шәһәрнең Совет урамында тоткарланган исерек автоһәвәскәр, тикшергән вакытта шулай ук элек юл хәрәкәте кагыйдәләрен шул рәвешле бозган өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән кеше булып чыкты.

Сәламәтлеккә аклы рәвештә уртача зыян салган өчен шәһәрдә яшәүче хатын-кызга карата җинаять эше ачылды, ул ир-егетне уклау белән тукмаган.

Әңгәсәк авылында яшәүче берәү якындагы сулыкта тыелган ысул белән балык тоткан өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылды.

Район үзәгендә яшәүче кешегә хатын-кызга кул күтәргән өчен җинаять кодексы маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк, ул аны агач урындык белән кыйнаган.

«Аргамак» авылында урнашкан җәмәгать мунчасында шәһәрдә яшәүче берәүнең 55 000сум акчасын чәлдергәннәр.

Район үзәгендә яшәүче кеше хокук тәртибе сагында торучылар тарафыннан тоткарланды, аңа наркотик матдәләр саклауда шик тотыла.

Каеш авылында агалы-энеле туганнар арасында бәхәс куба, ул аларның берсе икенчесенең корсагына аш-су булмәсе пычагы кадау белән тәмамлана. Факт буенча тикшеру бара.

Бу атнада полиция документларында теркәлгән документлардагы 11 криминаль булмаган үлемнең 3 се алкоголь белән агуланудан килеп чыккан.

Административ хокук бозулар турында бүлек хезмәткәрләре, шул исәптән юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары тарафыннан 223 протокол төзелде.

Җәмәгать урыннарында исе­рек хәлдә күренгән өчен - 22 кеше, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен 7 кешегә штраф сыйфатында жәза бирелде.

Ике салмыш водительгә урындагы бюджет файдасына акчаларын чыгарып салырга туры киләчәк. Берсенә - спиртлы эчемлекләр куллануга медицина тикшерү үтүгә баш тарткан өчен, 14 енә - хәвефсезлек каешын каптырмаган өчен, 5 сенә - ОСАГО страховкалау полисы бул­маган өчен, 5 сенә балаларны йөртү таләпләрен бозган өчен штрафлар салынды.

Хокук сагында торучылар тарафыннан язылган штраф санкцияләренең гомуми суммасы 120000 сум тәшкил итә.

Район эчке эшләр бүлеге.




Читайте нас: