Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
15 ноябрь 2018, 02:00

АЛКОГОЛЬ БЕЛӘН ЗАКОНСЫЗ СӘҮДӘ

29 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 128 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 4се - криминаль характерда.
Төнлә белән район үзэгенең 1-Май һәм Садовая урамнары кисешкән урында юл-патруль хезмәте инспекторлары исерек водитель идарә иткән автомашинаны туктата. Ачыклануынча, шәһәрдә яшәүче автомобиль хуҗасының эчкән килеш руль артына беренче генә утыруы түгел, шуңа да хәзер аны җинаять җәзасы көтә.
Шәһәрнең шул ук өлешендә Иске Яндыз авылыннан руль артына эчкән килеш утырган автоһәвәскәр туктатыла. ФИС базасы буенча тикшерү күрсәтүенчә, ул да моңа кадәр эчкән килеш автомобиль йөрткән өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
Коралачык авылында яшәүченең йорт биләмәсеннән карак “Штиль” бензопычкысын урлаган. Факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Билгесез кеше шәһәрнең Ленин урамындагы 3/1 санлы йортта урнашкан “Фармленд” аптекасында 5000 сумлык ялган купюра белән исәпләшкән.
Семилетка авылында яшәүче район үзәк дәваханәсенең терапия бүлегендә дәваланган вакытта, палатадан аның 4000 сум акчасын урлаганнар.
“Алкоголь” операциясе барышында полиция хезмәткәрләре Дүртөйледә яшәүче хатын-кызның, составында спирт булган продукцияне законсыз сату фактын ачыклаган. Тикшергәндә хатын-кыздан 90 литрга якын спиртлы сыекча тартып алынган.
Дүртөйледә яшәүче хатын-кызның “Аргамак” коллектив бакчаларында урнаш­кан дача участогыннан караклар 4 тимер койма баганасын урлаган.
Шәһәрдә яшәүче полициягә яз­ган гаризасында үзенең “Сбербанк” җәмгыятендәге банк счетыннан 4000 сумнан күбрәк акчасы югалуы турында хәбәр иткән.
Йосып авылындагы йорт биләмәләренең берсендә кыска ялганыш нәтижәсендә янгын чыккан. Ут мунча һәм сарайны юк иткән.
Бу атнада эчке эшләр бүлегендә кри­миналь булмаган 6 үлем очрагы теркәлгән.
Административ хокук бозулар ту­рында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шул исәптән, юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары тарафыннан бу атнада 394 протокол төзелгән.
Җәмәгать урыннарында эчкән килеш күренгән өчен 97 кешегә штраф салынган, 10 кеше спиртлы эчемлекләрне кеше күп җыелган урында кулланган. Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән 6 кешегә дә штраф каралган.
Эчкән килеш руль артына утырган 3 водитель штраф түләячәк. 25 кеше хәвефсезлек каешын эләктермәгән өчен, 10 водитель - ОСАГО страховка полисы булмаган өчен, 20 кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф туләячәк.
Хокук тәртибен бозучылар урындагы бюджетны 254900 сумга тулыландырачак.

Эчке эшләр бүлеге.




Читайте нас: