Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
8 ноябрь 2018, 02:00

ТАНЫКЛЫК KҮPCӘTҮHE СОРАГЫЗ

22-28 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 189 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 18е - криминаль характерда.

Шәһәрдә яшәүче хатын- кызнын 1-Май урамындагы 115 нче йорттагы фатирыннан мобиль телефонын урлаганнар. Полицейскийлар каракның шәхесен ачыклаган.

Шәһәрнең Горшков урамын­дагы 25 нче йортта яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз мошенниклардан зыян күргән. Аның фатирына үзен газ хезмәте хезмәткәре дип танытып, хатын-кыз үтеп кергән һәм пенсионерның ышанычын яулап, акчалары кайда булуын белә алган һәм 19000 сум акчасын урлаган. Хокук тәртибе сагында торучылар районда яшәүчеләрне уяу булырга һәм таныш булмаган кешеләрне, аларның теге яки бу хезмәт вәкилләре булуын ачыкламыйча торып, өйләренә кертмәскә чакыра.

Район сулыкларының берсендә тыелган ысул белән балык тоткан өчен Дүртөйледә яшәүче бер кешегә Җинаять кодексы буенча Җавап бирергә туры киләчәк.

Шәһәрдә яшәүченең куртка кесәсеннән 40000сум акчасы, банк карталары һәм водитель таныклыгы белән янчыгын урлаганнар. Куртканы ул район дәваханәсе поликлиникасында табибка кабул итүгә кергән бүлмә алдындагы тәрәзә төбендә караусыз калдырган булган.

Интернет-мошенниклар шәһәрдә яшәүченең “Тинь­кофф банк” сайтындагы “личный кабинет”ына керә алган һәм аның счетыннан 42150 сум акчасын урлаган.

Горшков урамындагы 17 нче йорт янында билгесез кешенең рай­он үзәгендә яшәүче берәүгә шактый күләмдә наркотиклар сату факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаятьче Тумырҗа авылы янында урнашкан нефть скважинасыннан дүрт датчигы белән 100 метр озынлыктагы сейсмик звено урлаган. Әлеге факт турындагы гаризаны хокук саклау органнарына “Башнефтегеофизика” АО геофизика отряды җитәкчесе язган.

Район узәгендә яшәүче хатын-кыз шәһәрнең Механизаторская урамында урнашкан узенең йортына ир кешенең законсыз үтеп керүе турында полициягә хәбәр иткән. Җинаятьче хатын-кызга тән җәрәхәтләре дә ясаган.

Нефтекама шәһәрендә яшәүченең “Шевроле Нива” маркалы автомашинасы салоныннан бил­гесез кеше транспорт хуҗасының документлар һәм 13 мең сум акча салынган сумкасын урлаган.

Семилетка авылында яшәүче хатын-кыз, әлеге торак пункттагы йортларның берсендә кунакта булганда узенең алтын балдагыннан колак каккан.

Иглин поселогында яшәүче кеше аның Суккул авылындагы йортына, узе анда булмаганда җинаятьче үтеп керүе турында полициягә хәбәр иткән.

Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз үзенә кул күтәргән өчен, улын җавапка тартуларын сорап гариза язган.

Әнгәсәк авылында яшәүче ике кешене авылдагы буада тыелган ысул белән балык тот­кан өчен патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре фашлаган. Тикшерү бара.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары район үзәге урамында исерек килеш руль артына утырган Иске Яндыз авылында яшәүче 1991 елгы водительне тоткарлаган. Ул элек тә шундый ук тәртип бозуы өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган инде.

Хокук сакчылары шуны билгели: куп фатирлы йортларда видеокузәтү камералары урнаштыру көтелгән нәтиҗәне бирә - йорт алларында торган автомобильләргә карата хулиганлык гамәлләре сизелеп кимегән. Алар шулай ук шәһәрнең сәудә нокталарында җинаятьчел гамәлләрнен кимүенә китергән.

Бу атнада эчке эшләр бүлегендә криминаль булмаган 12 үлем очрагы теркәлгән.

Административ хокук бозулар турында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шул исәптән, юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары тарафыннан 220 протокол төзелгән.

Җәмәгать урыннарында эчкән килеш күренгән өчен 21 кешегә, ата- ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен 9 кешегә штраф салынган.

Эчкән килеш руль артына утырган 3 водитель штраф туләячәк. 10 кеше хәвефсезлек каешын эләктермәгән, 15ендә - ОСАГО страховка полисы, 6сында балаларны утырту өчен махсус җайланма булмаган. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозучылар исәбендә 2 җәяүле дә бар.

Гомумән алганда, полицейскийлар 167500 сумлык штрафлар язган.

Эчке эшләр бүлеге.





Читайте нас: