Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
30 октябрь 2018, 02:00

ЗАКОНСЫЗ БАЛЫК ТОТУ

15-21 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 143 гариза һэм хәбәр теркәлгән, шуларның 15 е - криминаль характерда.
Семилетка авылында яшәүче кеше мобиль телефонсыз калган. Гаджетны урлауда Кече Бишкурай авылында яшәуче берәугә шик тотыла.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары район узәгенең Горшков урамында исерек килеш руль артына утырган автоһәвәскәрне тоткарлаган, аңа карата жинаять эше кузгатылган. Ачыклануынча, водительнең шундый тәртип бозуы беренче тапкыр гына тугел.
Шәһәрдә яшәученең Пионерская урамындагы йортларның берсендәге фатирыннан 25000 сум акчасын урлаганнар.
Әнисенә кул кутәргән өчен Әсән авылын­да яшәуче беркайда да эшләмәуче кешегэ РФ Жинаять кодексынык “Сәламәтлеккә жикелчә зыян китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Район узәгенең Горшков урамындагы бер йорт подъездында полиция хезмәткәрләре шәһәрдэ яшәуче кешене тоткарлаган. Акардан наркотик булуга шик тотылган порошоксыман матдә табып алынган.
Шәһәрдә яшәуче янә ике кеше Ленин урамындагы 16 нчы йорт подъездында тоткарланган. Хокук тәртибен саклаучылар алардан да тыелган матдәләр табып алган.
Семилетка авылында “Спутник” кол­лектив бакчалардагы дача участогыннан караклар 57 метр озынлыкта су кертү торбалары урлаган.
Район узәгенең Ленин урамындагы 30 нчы йорт коридорыннан 6 пар аяк киеме югалуы турында шәһәрдә яшәуче хатын-кыз полициягә гариза язган.
Хокук тәртибе сагында торучылар “Эко­логия” операциясе кысаларында Яка Кәңгеш авылы янындагы сулыкта законсыз рэвештэ 16 чуртан һәм 4 табан балык тоткан районда яшәуче кеше тоткарлаган.
Янә бер гражданин шунда ук, шундый ук тыелган ысул белән чуртан, табан балык, ротан, опты һ.б. төрле 65 данә балык тоткан. Браконьерлар җинаять җаваплылыгына тартыла.
Шәһәрнең Ленин урамындагы 30 нчы йорттагы фатирларнык берсендә ир-егет һәм хатын-кыз арасында низаг килеп чыккан. Нәтижәдә һәр ике як берсе икенчесенә га­риза язган. Хатын-кыз - ир кешенең кулына пычак алып, аны утеру белэн янавы турында. Ир кеше - хатын-кызның аңа тимер торба белән сугуы турында.
Шул ук йортта яшәуче янә бер хатын-кыз узенә уч алу белән янаган ир-егетне закон жаваплылыгына тарттыруларын сорап, хокук сакчыларына гариза язган.
Полицейскийлар Йосып авылында яшәученең Өчбулә авылы янындагы урман полосасында рөхсәтсез имән агачын кисүен фашлаган.
Бу атнада эчке эшләр булегендә кри­миналь булмаган 5 улем очрагы теркәлгән.
Административ хокук бозулар турын­да эчке эшләр булеге хезмәткәрләре, шул исәптән, юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспек­торлары тарафыннан 246 протокол төзелгән.
Җәмәгать урыннарында эчкән килеш куренгән өчен 23 кеше, шунда ук спиртлы эчемлекләр эчкән өчен 3 кеше штраф туләячәк. Хокук тәртибен бозучылар исәбендә балаларына карата уз бурычларын тиешенчә утәмәгән 3 әти-әни дә бар.
Исерек 3 водительгә һәм хәвефсезлек каешын элэктермәгән 13 автоһәвәскәргә штраф салынган. 1 водитель медицина тикшеруеннән баш тарткан, 10 кешенек ОСАГО страховка полисы булмаган.
Урындагы бюджетка хокук бозучылардан 200000 сум акча керәчәк.

Эчке эшләр бүлеге.



Читайте нас: