1 - 7 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 120 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 8 е - криминаль характерда.
Семилетка авылында яшәүчегә “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Ул авылдашыннан бурычка зур күләмдә - 100000 сум акча алган һәм кайтарып бирмәгән.
Шул ук гражданин, алдау юлы белән - профнастил кайтаруда ярдәм вәгъдә итеп, Семилеткада яшәүче тагын бер кешенең акчасын урлаган.
Районда яшәүче хатын-кызның расчет счетыннан 28951 сум акчасы юкка чыккан. Факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Шәһәрдә яшәүче янә бер хатын-кыз Интернет-мошенниклардан зыян күргән. Аның “Сбербанк” пластик картасыннан 9000 сумнан күбрәк акчасы юкка чыккан.
Кулына пычак алып, кызына үтерү белән янаган Түбән Аташ авылында яшәүче хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Хатын исерек хәлдә булган.
«Дүртөйле-Бөре» автомобиль юлында юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары 1995 елгы исерек водительне тоткарлаган. ФИС базасы буенча тикшерү күрсәтүенчә, ул шундый хокук бозуы өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган инде. Хәзер аңа Җинаять кодексы буенча җавап бирергә туры киләчәк.
Өчбүлә авылында улы әтисенә кул күтәргән. Ул аңа урындык белән суккан һәм моның өчен РФ Җинаять кодексы буенча җавап тотачак.
Райондагы эшкуарларның берсенә “Мошенниклык” статьясы буенча ике җинаять эше кузгатылган. Ул кухня мебеле ясау өчен ике кешедән алдан түләү алган, тик үзенең бурычларын үтәмәгән.
Төнге сатып алучы Дүртөйледә урнашкан “Кружка” кибете сатучысына үтерү белән янаган. Сатучы полициягә гариза язган.
Эчке эшләр бүлегенә Имай Утар авылында яшәүче берәү гариза язган. Аның 9000 сум акчасын урлаганнар. Хокук сакчылары каракның шәхесен ачыклаган.
Интернет-мошенниклар шәһәрдә яшәүченең банк картасыннан 42150 сум акчасын башка банктагы башка счетка күчергән.
Билгесез кеше шәһәрдә 1-Май ур. 106 нчы йортта яшәүче өлкән яшьтәге ханымның 5000 сумлык купюрасын шундый ук номиналдагы ялган акчага алмаштырган. Факт буенча “Урлашу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Ленин урамындагы 34 нче йортның беренче подъездыннан линолеум югалу турында әлеге күпфатирлы йортта яшәүче хатын-кыз хокук саклау органнарына гариза язган.
Район үзәгендә яшәүче берәү “Сбербанк”ның “мобиль банкы” кушымтасы аша автомобиль запчастьлары өчен Уфа шәһәрендә яшәүчегә 10000 сум акча күчергән. Нәтиҗәдә акчасы да, көткән товары да юк.
Бу атнада полиция документларында криминаль булмаган 18 үлем очрагы теркәлгән.
Административ хокук бозулар турында бүлек хезмәткәрләре, шул исәптән, юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары тарафыннан, 214 протокол төзелгән.
Җәмәгать урыннарында эчкән килеш күренгән өчен 25 кешегә штраф салынган.
Автоинспекторлар эчкән килеш руль артына утырган 3 водительне тоткарлаган, 1 кеше медицина тикшерүеннән баш тарткан. ОСАГО страховка полисы булмаган өчен 11 автоһәвәскәргә штраф салынган, 4 кеше балалар йөртү җайланмасы булмаган өчен штраф түләячәк.
Хокук бозучылардан казнага 256800 сум акча киләчәк.