Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
12 октябрь 2018, 02:00

АВЫЛДАШЛАРЫН АЛДАГАН ҺӘМ БӨЛДЕРГӘН

24-30 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур ча­стенда төрле кырын гамәлләр турында 128 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 10сы - криминаль характерда.

Полицейскийлар Таубаш Бадрак авы­лында яшәүче берәүнең 9 төп агачны рөхсәтсез кисүен фашлаган.

Үткен авылында “Азали” сәүдә киос­кыннан билгесез кешеләрнең 32000 сум акча урлау факты буенча җинаять эше куз­гатылган.

Дүртөйледә яшәүченең 1-Май ура­мындагы 19 нчы йорт янында калдырылган “Фольксваген Тигуан” автомашинасына ут төртү факты буенча “Чит кеше милкенә явыз нияттә зыян салу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Ярмия авылыннан һәвәскәр автомо­бильчегә җинаять эше кузгатылган, аны юл-патруль хезмәте инспекторлары авыл урамында эчкән килеш руль артында тук­таткан. Аның шул рәвешле закон бозуы беренче генә түгел.

Эчкән килеш үз машинасында Мәскәү авылы урамнары буйлап йөргән янә бер водительгә Җинаять кодексы буенча җа­вап бирергә туры киләчәк.

Район үзәгенең Матросов урамын­дагы 10 нчы йорттагы бүлмәләрнең бер­сеннән кесә телефонын урлаганнар. Урла­шуда күрше бүлмәдә яшәүче, 1983 елгы кешегә шик тотыла.

Шәһәрнең 1-Май урамындагы 17 нче йорт янында хокук сакчылары шәһәрдә яшәүче, 1980 елгы берәүне тоткарлаган. Аңардан наркотик матдә булуга шик то­тылган матдә салынган пакет табып алынган.

Октябрьский шәһәрендә яшәүче бе­рәүгә карата җинаять эше кузгатылган. Ул безнең районда булганда, хатын-кызга үтерү белән янаган.

Семилетка авылында яшәүче, 1982 елгы берәү, авылдашының ышанычын яу­лап, аның 60000 сум акчасын урлаган.

Ул шулай ук икенче авылдашының 135000 сум акчасын да үзләштергән.

Шул ук кеше Семилеткада яшәүче хатын-кызны 20000 сумга “утырткан”.

Ленин урамындагы 13а санлы йортта яшәүче хатын-кыз полициягә гариза язган. Шушы йорттагы фатирларның берсендә ир кеше гариза язучыга үч алү белән янаган.

“Агыйдел” санаторий-профилакто- риеның каравылчы будкасыннан билге­сез кеше шуруповерт урлаган.

Бу атнада хокук сакчылары доку­ментларында криминаль булмаган 9 үлем очрагы теркәлгән. Административ хокук бозулар турында юл хәрәкәте хә- вефсезлеге инспекторлары тарафыннан 228 протокол төзелгән.

Эчкән килеш транспортка идарә ит­кән 1 водительгә, хәвефсезлек каешы бул­маган өчен - 27, ОСАГО страховка полисы булмаган өчен - 22, балалар кәнәфие бул­маган өчен - 4 водительгә җәза бирелгән. 14 кеше элек язылган штрафларны тиеш­ле вакытта түләмәгән өчен аны икеләтә күләмдә түләячәк.

Районда яшәүче закон бозучылар­дан урындагы бюджетка 180600 сум акча керәчәк.

Эчке эшләр бүлеге.





Читайте нас: