Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
2 октябрь 2018, 02:00

ГАИЛӘ БЕЛӘН ҺӘЛАК БУЛГАННАР

17-23 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәл­ләр турында 162 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 11е - криминаль характерда.

Мәскәү-Уфа федераль трасса­сының 1239 нчы километрында булган юл-транспорт фаҗигасе факты буен­ча җинаять эше кузгатылган. Бакалы районында яшәүче кеше идарә иткән җиңел автомобиль, сул якка борылу­чы автомашинага бәрелгән. Икенче автомобильдәге водитель алынган җәрәхәтләрдән үлгән.

Балигъ яшьтә булмаган кызын акча урларга җәлеп иткән өчен Түбән Манчар авылында яшәүче хатын-кыз Җинаять кодексы буенча җавап бирәчәк.

Исмаел урта мәктәбендә укучы кызның 12000 сумлык кесә телефонын урлаганнар.

Шәһәрнең Фатима Фазлетдинова урамында яшәүче берәүнең йорт алдында караучысыз калдырылган “Нива” автомашинасыннан җинаять­челәр 4 тәгәрмәчен салдырып алган. Урлашу 11-21.30 сәгатьләрдә булган.

Районда яшәүченең йортыннан дрель, шуруповерт һәм бер капчык он урлаганнар. Полицейскийлар җинаять кылучының шәхесен ачыклаган - ул Йосып авылында яшәүче кеше.

Кулына пычак алып, хатынына янаган шәһәрдә яшәүче, 1973 елгы кешегә Җинаять кодексы буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Риковский тыкрыгы буйлап йорт янында туктаган “ГАЗель” автомаши­насыннан, угрылар район үзәгендә яшәүченең сварка аппаратын урлаган. Хокук сакчылары каракның шәхесен ачыклаган.

Участок уполномоченныйлары Үткен авылы янындагы басудан 4 рулон печән югалу фактын ачыклаган. Печән урындагы авыл хуҗалыгы предпри­ятиесенеке булган.

Юл-патруль хезмәте инспектор­лары Ярмия авылында ВАЗ-2107 авто­машинасы руле артына утырган исерек водительне тоткарлаган. ФИС базасы буенча тикшерү күрсәтүенчә, автомо­биль йөртүче моңа кадәр шундый ук тәртип бозган өчен водитель таныклы­гыннан мәхрүм ителгән булган инде.

18 сентябрьдә “М-7” федераль трассасының 1235 нче километрын­да автомобиль авариясендә кешеләр һәлак булган. “Лада Гранта” автомо­биле водителе каршы як полосага чыккан һәм “Ивеко Сталис” маркалы зур йөк машинасы белән бәрелешкән. Бәрелүдән транспорт чаралары юл читенә төшкән. Беренче машинада булганнар барысы да - водитель, аның хатыны һәм балигъ яшьтә булмаган ике бала -Уфа районында яшәүчеләр - алган җәрәхәтләрдән, ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче, үлгән.

Бу атнада полиция документла­рында криминаль булмаган 11 үлем очрагы теркәлгән.

Административ хокук бозулар турында бүлек хезмәткәрләре, шул исәптән, ЮХХДИ инспекторлары тара­фыннан 251 поротокол төзелгән.

24 кеше җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен, 3 кеше - кеше күп җыелган урыннарда спирт­лы эчемлекләр эчкән өчен штрафка тартылган. 2 кеше әти-әни бурычла­рын тиешенчә үтәмәгән өчен штраф түләячәк.

Автоинспекторлар исерек килеш руль артына утырган 2 водительне тук­таткан, 20 кеше хәвефсезлек каешларын эләктермәгән булган. 22 автомобиль йөртүченең ОСАГО страховка полисы, 5 кешенең балалар йөртү кәнәфие булмаган.

Хокук бозучылар урындагы бюд­жетка 162700 сум акча кертәчәк.

Эчке эшләр бүлеге.


Читайте нас: