Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
25 сентябрь 2018, 02:00

АРАДАШЧЫ - МИГРАНТ

10-16 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенең де­жур частенда төрле кырын гамәлләр турында 131 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 13 е - крими­наль характерда.

Шәһәрдә яшәүче берәүнең автомашина сатып алу нияте шак­тый акча - 150000 сум - югалту белән тәмамлана. Аның акчасын мошенник үзләштергән.

Уфада яшәүче, Таҗикстаннан килгән, 1994 елгы кешегә ка­рата наркотик матдә сатарга ма­ташу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Наркодилер район үзәгенең “Лада” гаражлар коопе­ративында яшерү урыны эшләр­гә маташканда тоткарланган. Аңа карата “Хокук саклау органна­ры хезмәткәрләренең гомеренә куркыныч тудыру” статьясы буен­ча наркотиклар әйләнешенә кон­трольлек итү төркеменең опер- уполномоченныена пычак белән кадаган өчен дә җинаять эше куз­гатылган.

Семилетка авылында яшәү­че берәүнең өйдәге банк картасы юкка чыккан, ары таба аңардан 212200 сум акчаны алганнар. Факт буенча тикшерү бара, ур­лашуда әлеге ир янында кунакта булган Түбән Манчар авылыннан бер хатын-кызга шик тотыла.

Дүртөйледә яшәүченең “Ла­да” кооперативындагы гаражын­нан караклар сварка аппаратын һәм шомарту машинасын алып чыгып киткәннәр. Җинаять эше кузгатылган.

Районда яшәүче берәүгә, паспорт мәгълүматлары буен­ча мошенниклар кредит карта­сы эшләгән. Шуның белән 52506 сумлык зыян китергәннәр.

Исмаел авылында яшәүче хатын-кызның 6230 сумлык кесә телефонын урлаганнар.

Әсән авылында яшәүче ке­шегә “Үтерү белән янау” статья­сы буенча җинаять эше кузга­тылган. Ул хатын-кызга үч алу белән янаган.

Шул ук Әсән авылында, шул ук йортта яшәүче берәүгә дә Җинаять кодексының шул ук ста­тьясы буенча җавап тотарга туры киләчәк. Ул кулына пычак алып, хатынына үтерү белән янаган.

Районда яшәүчегә мошен­никлар “Займер” микрофинанс оешмасының рәсми сайтында кулланучы займына килешү тө­зегәннәр. Зыян күрүче полициягә гариза язган вакытка документ буенча бурыч 12000 сум булган.

Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз улының Мәдәният сарае алдын­дагы парковкада калдырылган велосипедын урлаулары турында хәбәр иткән. Вакыйга урынына барган оператив-тикшерү төрке­ме велосипедны эзләп тапкан, угрының шәхесе ачыкланган.

Күккуян авылында юл- транспорт фаҗигасендә кеше үлгән. Ике яшьлек бала чүп җыю­чы «ГАЗель» автомашинасы тәгәр­мәче астында калган, ул вакыйга урынында җан биргән.

Район үзәгенең Матросов урамында юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары «ГАЗель» ав­томашинасы руле артына исерек килеш утырган водительне тот­карлаган. ФИС базасы буенча тикшерү күрсәтүенчә, ул эчкән килеш транспортка идарә иткән өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган инде.

Шәһәрдә яшәүченең 1-Май урамындагы 8 санлы йорт алдын­да төнлә караусыз калдырылган автомашинасыннан ян көзгеләр һәм “ветровиклары” юкка чыккан.

Бу атнада полиция документ­ларында криминаль булмаган 9 үлем очрагы теркәлгән.

Бүлек хезмәткәрләре, шул исәптән, юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар ту­рында 277 протокол төзелгән.

Җәмәгать урыннарында эч­кән килеш күренгән өчен 24 кеше, шунда ук спиртлы эчемлекләр эч­кән өчен 3 кеше, әти-әни бурыч­ларын тиешенчә үтәмәгән өчен 2 кеше штраф түләячәк.

Руль артына эчкән килеш утырган 8 автоһәвәскәр, штраф түләүдән тыш, транспорт йөртү хокукыннан да мәхрүм ителәчәк. Хәвефсезлек каешын эләктер­мәгән өчен - 24, водитель танык­лыгы булмаган өчен - 1, ОСАГО страховка полисы булмаган 25 кешегә тиешле җәза бирелгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен боз­ган 7 җәяүле дә урындагы бюд­жетны билгеле суммага тулылан­дырачак.

Хокук сакчылары салган штрафларның гомуми суммасы 171000 сум тәшкил итә.

Эчке эшләр бүлеге.





Читайте нас: