Юлдаш
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
18 сентябрь 2018, 02:00

КЕШЕЛӘРНЕ «СЫЙЛАУГА» ҖИНАЯТЬ ҖАВАПЛЫЛЫГЫ КАРАЛГАН

3-9 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур ча­стенда төрле кырын гамәлләр турында 138 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 10 сы - криминаль характерда.

Әңгәсәк аылында яшәүче бер ты­крыкта тукмалган ир-егетне күрә һәм бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итә. Вакыйга урынына килгән тикшерү- оператив төркем ачыклавынча, зыян күрүче Дүртөйледә яшәүче булып чыга. Аны ике кеше (аларның берсе Туймазы шәһәрендә яшәүче) бик каты тукмаган һәм егетнең сәламәтлегенә авыр зыян китергән. Факт буенча РФ Җинаять кодексының 111 статьясы 2 өлеше бу­енча җинаять эше кузгатылган.

Аргамак авылында яшәүченең мунча алдыннан аккумулятор бата- реясын урлаганнар. Урлашу очрагы буенча тикшерү бара.

Эчке эшләр бүлегенә “Юпитер+” ОП җәмгыяте карвавылчысыннан, билгесез кешеләрнең “Башнефте- геофизика”га караган аккумулятор батареясын һәм геофизик приборны урлаулары турында хәбәр алына. Югалган милек Семилетка авылы тирәсендәге урманда караусыз кал­дырылган була.

Каеш авылында ике бертуган сугышкан. Олысы кечерәгенә пычак белән кадаган, аның муенын, белә­зеген, иңбашын һәм колагын җәрә­хәтләгән. Зыян күрүче медицина яр­дәме күрсәтү өчен район дәваханә- сенә китерелгән.

Сәламәтлеккә җиңелчә зыян китергән өчен район үзәгендә яшәү­че берәүгә Җинаять кодексы буен­ча җавап бирергә туры киләчәк, ул Ленин урамындагы 28 нче йорттагы фатирларның берсендә Дүртөйледә яшәүчегә тән җәрәхәтләре ясаган.

Ивач авылы товарлыклы-сөтче- лек фермасыннан тимер торбалар ур­лау факты полициянең участок упол­номоченные тарафыннан ачыкланган.

Полиция хезмәткәрләре тара­фыннан үткәрелгән “Тикшерү өчен сатып алу” оператив-тикшерү чаралары барышында Мәскәү авылында яшәүче хатын-кызның законсыз рәвештә ка­баттан да составында спирт булган продукция сату факты ачыкланды. Законны берничә тапкыр бозган өчен аңа хәзер Җинаять кодексы буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Дүртөйле сөт комбинатыннан 100 килограмм акмай урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Мебель ясау белән шөгыльлә­нүче эшкуарларның берсенә карата шәһәрдә яшәүче гариза язган. Биз­несмен кухня мебеле өчен 20 000 сум күләмендә алдан түләү алган, тик үз эшен вакытында башкармаган.

Шул ук эшкуар Иванай аылын- да яшәүчегә кухня мебеле эшләү турындагы килешү шартларын да бозган, ягъни заказчы әле булса вәгъдә ителгән мебельне алмаган.

Хокук саклау органнарына Яңа Кәңгеш авылында яшәүче хатын-кыз­дан гариза алынды. Анда ул шул авылда Лесная урамында урнашкан йорттан бензопычкы урлаулары ту­рында хәбәр иткән. Полицейский­лар кырын гамәл кылучының шәхе­сен ачыклады.

Карак Исмаел авылында яшәүче хатын-кызның, бәясе 8000 сумнан артык булган кесә телефонын урла­ган. Факт буенча тикшерү бара.

“Восточная кухня” кафесына (Ленин ур., 2/2 адресы буенчас урнаш­кан) килүче берәү оешма хуҗасының кесә телефонын урлаган. Хокук сак­чылары каракның шәхесен ачыклаган.

Полиция документларында җиде көн эчендә криминаль булмаган 6 үлем очрагы теркәлгән.

Бу атнада бүлек хезмәткәрләре административ хокук бозулар турын­да 57 протокол төзегән.

Җәмәгать урыннарында эчкән килеш күренгән өчен 36 кешегә, шун­да ук спиртлы эчемлекләр эчкән өчен 15 кешегә җәза бирелгән. Штраф салынучылар исәбендә 1 гамьсез әти-әни дә бар.

Хокук тәртибе сакчылары та­рафыннан барлыгы 27500 сумлык штрафлар салынган.

Район эчке эшләр бүлеге.







Читайте нас: