Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
14 сентябрь 2018, 02:00

КАРАУСЫЗ ВЕЛОСИПЕД - КАРАКНЫ ҖӘЛЕП ИТӘ



26 августтан 2 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 138 гариза һәм хәбәр теркәл­гән, шуларның 6 сы - криминаль характерда.
Район үзәгендә яшәүче 1979 елгы кешегә карата, наркотик матдә - марихуана саклаган өчен, җинаять эше кузгатылган. Кулында тыелган матдә салынган пакеты булган кешене полицейскийлар Иванай авылында тот­карлый.
  • Таштау авылында яшәүче кешегә хатынын тукма­ган өчен Җинаять кодексы буенча җавап тотарга туры киләчәк.
  • Шәһәрдә яшәүче, хатынына кул күтәргән янә бер кешенең гамәлләре дә шул ук статьяга эләгә.
  • Исерек килеш автомашина руле артына утырган берәүгә карата җинаять эше кузгатылган. Аны хокук сакчылары шәһәрнең Зарипов урамында тоткарлаган. Ул моңа кадәр дә шундый ук хокук бозганы өчен води­тель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган инде.
  • Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә бозаулар абзарыннан караклар 60 чуен рәшәткә урлаган. Факт буенча җинаять эше кузгатылган.
  • Дүртөйледә яшәүче хатын-кыз полициягә язган гаризасында, Садовая урамындагы 13 нче йорт подъ­ездыннан аның караусыз калдырылган “Форвард” вело­сипеды юкка чыгу турында хәбәр иткән.
  • Район үзәгенең Матросов урамындагы 10 нчы йортта яшәүче ханымның 8000 сумлык телефонын ур­лаганнар. Факт буенча тикшерү бара.
  • Бу атнада полиция документларында теркәлгән криминаль булмаган 13 үлем очрагының берсе - алко­голь белән агуланудан.
  • Бу атнада административ хокук бозулар турында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шул исәптән ЮХХДИ инспекторлары тарафыннан 255 протокол төзелгән.
  • Эчкән килеш җәмәгать урыннарында күренгән өчен - 31 кешегә, шунда ук спиртлы эчемлекләр эчкән өчен - 15, алкогольле эчемлекләрне законсыз саткан өчен 2 кешегә штрафлар салынган. Балаларына карата гамьсезлек күрсәткән 4 әти-әнигә дә штраф түләргә туры киләчәк.
  • Алкоголь кулланган килеш автомобильгә идарә иткән өчен 4 водитель тоткарланган. Хәвефсезлек каешын эләктермәгән 24 автоһәвәскәр, ОСАГО стра­ховка полисы булмаган - 11, балаларны йөртү кагыйдә­ләрен бозган 7 водитель дә штраф түләячәк.
  • Гомумән алганда, хокук бозучылар урындагы бюд­жетны 200 900 сумга тулыландырачак.

    Район эчке эшләр бүлеге

    Читайте нас: