Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
4 сентябрь 2018, 02:00

ИДАРӘ ИТӘ АЛМАГАН

20-26 августта район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 158 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 14 е - криминаль ха­рактерда.
  • Гөбелекөчек авылында яшәүче хатын- кызны бергә яшәгән ир тукмау факты бу­енча җинаять эше кузгатылган. Хатынның кабыргалары һәм сул кулбаш сөяге сынган.
  • Дүртөйледә яшәүче хатын-кызның сәламәтлегенә җиңелчә зыян китергән өчен шәһәрдә яшәүче берәүгә карата җинаять эше кузгатылган.
  • Шәһәрдә яшәүче, 2001 елгы гражда­нинга кастет ясаган өчен (бу “салкын корал” бигеләмәсенә эләгә) Җинаять кодексының 223 статьясы 4 нче бүлеге буенча җавап тотарга туры киләчәк.
  • Яңа Урал авылында урамда караусыз калдырылган тракторның тырмасын алып киткәннәр. “Урлашу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
  • 25 августка каршы төндә, 1 нче Май ура­мындагы 19 нчы йортның баскыч мәйданында йортта яшәүчеләрнең берсе караусыз кал­дырган “Десна” велосипеды юкка чыккан. Карак китергән зыянны хуҗа 9000 сумга бәяли.
  • Районда яшәүченең “Лада приора” маркалы автомашинасыннан көпә-көндез 8290 сум акча урлаганнар.
  • Иванай авылында яшәүче берәү, үзе барган фатирның хуҗасы исерек булудан файдаланып, аның 5000 сум акчасын урлаган.
  • “Үтерү белән янау” - Суккул авылында яшәүче, 1991 елгы хатынга шундый статья буенча җинаять эше кузгатылган, ул кулына пычак алып, иренә үч алу белән янаган.
  • Каеш авылында яшәүче хатын-кызга Бүздәк районында яшәүче туганы, кулына көрәк алып, үтерү белән куркыткан.
  • Полиция хезмәткәрләре Зарипов ура­мында руль артына исерек килеш утырган район үзәгендә яшәүче берәүне тоткарлаган. Ул моңа кадәр исерек хәлдә транспортка идарә иткән өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
  • Полициягә Таштауавылыннан телефон аша, әтисе әнисен тукмавы турында хәбәр алынды. Факт буенча суд-медицина экс­пертизасы бара.
  • Хокук сакчылары Иванай авылы “котло­ванында” шәһәрдә яшәүче берәүне тоткар­лаган. Аңардан наркотик булуга шик тотылган үсемлек матдәсе салынган пакет табылган.
  • Район дәваханәсенә Дүртөйледә яшәүче берәү мөрәҗәгать иткән. Аны, нәфрәтләнү нигезендә, бабасы “кыйнаган”.
  • Шәһәрнең Седов урамында урнашкан “Стройматериалы” кибетеннән караклар 6000 сумлык насос урлаган.
  • 21 августта Яңа Биектау авылыннан ерак түгел автомобиль авариясе була, анда кеше гомере өзелгән. «Тойота Ленд Крузер» автомашинасы водителе рульгә идарә итә алмый һәм юл читенә чыгып, агачка бәрелгән. Алган тән җәрәхәтләреннән автомобиль хуҗасы фаҗига урынында үлә.
  • Бу атнада юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 248 протокол төзелгән.
  • 5 водительгә эчкән килеш автомобильгә идарә иткән өчен, 1 кешегә водитель та­ныклыгы булмаган өчен җәза бирелгән. 4 автомобиль хуҗасының ОСАГО страховка полисы булмаган, 20 кеше хәвефсезлек каешын эләктермәгән, 9 ы балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән. Гомумән алганда, автоинспекторлар 191300 сумлык штрафлар салган.

    Район эчке эшләр бүлеге.



    Читайте нас: