Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
14 август 2018, 02:00

КОТКАРЫП КАЛЫП БУЛМАДЫ

9 -10 август төнендә Миядек авы­лында янгын чыкты. Янгын кара­вылы пультына бу хактагы хәбәр төнге сәгать 3 тирәсендә килә. Вакыйга урынына кичекмәстән ике янгын сүндерү расчеты чы­гып китә. Авылның Горшков ура­мында бүрәнә йорт яна. Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада туктата һәм сүндерә алды. Тик, ни кызганыч, корбансыз булма­ды. Утта йорт биләмәсенең олы яшьтәге хуҗабикәсе һәлак булган.

Янгынның төгәл сәбәбен пожарный - дознавательләргә ачыклыйсы бар. Фаразлаулар буенча, ут өйдә электриканың төзек булмавы, аның кыска ялганышка китерүе аркасында чыккан.

Янгын сүндерүчеләр янә бер хәтергә төшерә: мондый фаҗигагә юлыкмас өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарур.



Читайте нас: