30 июльдән 5 августка кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 132 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 9 ы -криминаль характерда.
Юкәлекул авылында яшәүче берәүгә карата җинаять эше кузгатылган, ул, кулына пычак алып, хатынына үч алу белән янаган.
Автомобиль хуҗасы - Тәкәрлек авылы кешесе, үз машинасында шәһәрнең Садовая урамында кеше бәрдергән. Авариядә зыян күрүче, алынган җәрәхәтләрдән дәваханәдә үлгән. Факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Райондагы бер авыл хуҗалыгы предприятиесенең элекке җитәкчесе “Үзләштерү яки растрата” маддәсе буенча гаепләнә. Хезмәт вазифасыннан файдаланып, ул токымчылык заводына караган 250000 сум акчаны урлаган.
Полицейскийлар тарафыннан шәһәрнең Ленин урамында тоткарланган хатын-кызга наркотиклар саклаган өчен җинаять кодексы буенча җавап тотарга туры киләчәк. Аңардан ак төстәге матдә һәм шприцлар белән полимер төргәк табып алынган.
Транспортка кабаттан да исерек хәлдә идарә иткән өчен Миядек авылында яшәүчегә җәза биреләчәк. Хокук сакчылары аны район үзәгенең Горшков урамында исерек хәлдә руль артында утырганда тоткарлаган.
Шәһәрдә яшәүче берәү туганына кунакка килгәч, кулына пычак алып кыз туганын үтерү белән янаган. Факттурында полициягә зыян күрүче хәбәр иткән.
Иске Яндыз авылында ике кеше арасында низаг чыккан: берсе икенчесенә пычак белән кадаган. Зыян күрүче медицина ярдәме сорап, район дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Дүртөйледә яшәүче ханымның ихатасыннан 69 казы юкка чыккан. Вакыйга урынына барган тикшерү- оператив төркеме йозак вату яки кош-корт торган урынның коймасын җимерү билгеләре тапмаган. Шул вакытта утарда тишек һәм кошның җәнлек өзгәләп ташлаган калдыклары була.
Шәһәрдәге кафеларның берсендә сугышканнан соң, анда катнашучыларның берсенә (1993 елгы) дәваханәгә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Балык тоту җайланмалары ярдәмендә браконьерлык белән шөгыльләнүдә Үткен авылында яшәүче кешефашланган.Әйберләтә дәлил сыйфатында аңардан ике ятьмә, тотылган балыклар тартып алынган. Факт буенча тикшерү бара.
Семилетка авылында яшәүче ханым авылдашының түбә ремонтлау өчен аңардан 70000 сум акча алуы,тик әле булса вәгъдәсен үтәмәве турында полициягә хәбәр иткән.
Атсуяр авылында яшәүче ханым улына карата полициягә гариза язган. Хатын үзенең өеннән аның 5000 сум акчасын урлавын раслый.
Иске Солтанбәк авылында яшәүче бер исерек баш, кулына чалгы алып, олы яшьтәге әнисен үч алу белән куркыткан.
Бу атнада полиция документларында криминаль булмаган биш үлем очрагы теркәлгән.
Бүлек хезмәткәрләре, шул исәптән, ЮХХДИ инспекторлары, административ хокук бозулар турында 227 протокол төзегән.
Районда яшәүче 8 кеше җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән өчен штраф түләячәк, әти-әни бурычларын тиешенчә үтәмәгән 1 кеше, элекке штрафларын вакытында түләмәгән 11 кеше фашланган.
Транспорткаэчкәнкилешидарә иткән 3 водительгә, хәвефсезлек каешын эләктермәгән 30 кешегә, ОСАГО страховка полисы булмаган 19 - кешегә җәза бирелгән. Бер автомобиль йөртүче алкоголь куллануга медицина тикшерүеннән баш тарткан. Алты кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләячәк.
Закон бозучылар урындагы бюджетны 172200 сумга тулыландырачак.