Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
8 август 2018, 02:00

ҖИНАЯТЬЛӘР КОДЕКСЫ ДА АКЫЛГА УТЫРТМАГАН

23-29 июльдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 156 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 17 се - криминаль ха­рактерда.

Матросов урамындагы 10 нчы йорт­тагы ярдәмче бинадан шәһәрдә яшәүче хатын-кызның 10 мең сумлык велосипедын урлаганнар.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары шәһәрнең “Северный” Сәүдә-сервис ком­плексы янында руль артында 1991 елгы,исе­рек хәлдәге водитель утырган автомашинаны туктата. Атомобиль хуҗасы - район үзәгендә яшәүче, ул мондый тәртип бозуы өчен җәза алудан тыш, РФ Җинаять кодексының 264.1 статьясы буенча хөкем дә ителгән булган.

Миядек авылында яшәүче берәү Ярмия авылында яшәүчегә суккан өчен кеше сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдәге зыян китерүдә гаепләнә.

Билгесез кеше Иске Уртай авылында яшәүченең өеннән 50000 сум акчасын ур­лаган.

Дүртөйледә яшәүче берәү шәһәрдә Октябрьнең 70 еллыгы урамында урнашкан автозаправка станциясендә аның әтисенә һөҗүм итүләре турында дежур частька теле­фон аша хәбәр иткән.

Миңеште авылында яшәүче хатын-кыз аны ире тукмавы турында полициягә хәбәр иткән. Гаилә низагында ир кеше телефон ваткан, хатынын куркыткан, аңа балаларын тартып алу белән янаган.

Район дәваханәсеннән эчке эшләр бүлегенә аларга шәһәрдә яшәүче, 1950 елгы, элекке хатыны тарафыннан тукмалган бер кешенең медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүе турындагы хәбәр килгән.

Район үзәгенең Октябрьская урамында төнлә исерек водитель тоткарлана. Ул Исмаел авылы кешесе, моңа кадәр автомашинага исерек хәлдә идарә иткән өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә.

Янә бер исерек водительне юл-патруль хезмәте полицейскийлары Садовая ура­мында туктаткан. Тәртип бозучы - Миядек авылыннан 1994 елгы кеше, аның “хезмәт дәфтәрендә” шул рәвешле закон бозганы өчен административ җәза булган.

Оператив мәгълүматны гамәлгә ашыру барышында, хокук сакчылары шәһәрнең Ле­нин урамында Чакмагыш районында яшәүче 1982 елгы хатын-кызны тоткарлый. Аңардан наркотик матдә булуга шик тотылган по­лимер төргәк табып алына. Факт буенча тикшерү бара.

“Башнефтегеофизика” җәмгыятенең Семилетка авылында урнашкан бораулау корылмасыннан караклар 400 метр теле­метрик звено урлаган.

27 июльдә Мәнъязыбаш авылында коры үләнгә ут кабудан янгын чыккан.

Әңгәсәк авылында полицейскийлар шушы авылда яшәүче хатын-кызның, соста­вында спирт булган продукцияне (самогон) законсыз сату очрагы ачыклаган.

Бүлек хезмәткәрләре, шул исәптән, юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары, административ хокук бозулар турында 335 протокол төзегән.

Исерек хәлдә җәмәгать урыннарында күренгән өчен 53 кешегә, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланган өчен 2 кешегә җәза бирелгән. Ваемсызлыклары өчен 9 әти-әнигә штраф яный.

Исерек 3 водительгә штраф салынган. 31 кеше хәвефсезлек каешын эләктермәгән өчен, 1 кеше водитель таныклыгыннан башка руль артына утырган өчен, 14 кеше ОСАГО страховка полисы булмаган өчен, 24 во­дитель - пыялаларны артык караңгылаткан өчен, 8 кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен урындагы бюджетны тулы­ландырачак.

Закон бозучыларга салынган штрафларның гомуми суммасы 210700 сум тәшкил итә.

Район эчке эшләр бүлеге.




Читайте нас: