16 - 22 июльдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда барлыгы 130 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 8 е криминаль характерда.
Дүртөйледә яшәүче хатын-кызның «Дуслык» бакчачылык ширкәтендә урнашкан бакча участогыннан җинаятьче 10 металл торба һәм тимер капканың ике секциясен урлаган. Каракның кем булуы полицейскийлар тарафыннан ачыкланды.
17 июльдә кич белән шәһәрнең бер урамында Дүртөйледә яшәүче хатын-кыз тоткарланды, хокук тәртибе сагында торучылар аңарда шактый күләмдә наркотик матдә булуын ачыклады. Ул тыелган матдәләрне саклауда гаепләнә.
Район үзәгендә яшәүче, Ленин урамындагы 40 нчы йорт янында билгесез кешедән тилерткеч сатып алган берәү наркотиклар юнәтүдә гаепләнә.
Тәмәке изделиеләрен ялган акциз маркалар белән сату факты полицейскийлар тарафыннан ачыкланды.
Иске Яндыз авылында яшәүче бер кешегә Җинаять кодекесының «Үлем белән янау» маддәсе яный.
Күккуян авылы кешесен кыйнаган 1991 елгы шәһәрдә яшәүче берәүнең эш- гамәлләре «Сәламәтлеккә аңлы рәвештә уртача зыян салу» маддәсенә туры килә. Төрле тән җәрәхәтләре алган каза күрүче медицина ярдәме сорап район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итте.
Эчке эшләр бүлегенең дежур частена Уфада яшәүче бер ханым 8 июльдә Агыйдел елгасының Сабанай авылы янындагы уң як ярыннан «Сузумер» резин көймәсен урлаулары турында гариза язды.
Районда яшәүче ике хатын-кыз хокук саклау органнарына Семилетка авылы кешесенең мошенниклык юлы белән аларның

Полиция хезмәткәрләре, шул исәптән ЮХХДИ инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 268 протокол төзелде.
Егерме ике кеше - исерек килеш җәмәгать урыннарында күренгән өчен, 3 се наркотик матдәләр кулланган өчен җәзага тартылды, 27 се электән язылган штрафларны вакытында түләмәгән өчен икеләтә күләмдә штраф түләячәк.
Биш водитель исерек килеш руль артына утырган өчен тоткарланды, 23 е хәвефсезлек каешларына әһәмият бирмәгән, берсенең - водитель таныклыгы, уналтысының ОСАГО страховкалау полисы булмаган, икесе балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган.
Төрле тәртип бозучыларга салынган гомуми штраф күләме 170 700 сум тәшкил итә.