Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
3 июль 2018, 02:00

МЕТАЛЛ «СЫНЫКЛАРЫ» АУЧЫЛАРЫ

18-24 июньдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләртурында 153 гари­за һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 19 ы - криминаль характерда.

  • Аюкаш авылында яшәүче берәүгә карата ике җинаять эше кузгатылган. Ул кулына кухня пычагы алып, район үзәгендә яшәүче ир кешегә һәм хатын- кызга үтерү белән янаган.Районда яшәүче берәүгә, суд тара­фыннан үзенә салынган административ күзәтү чикләүләрен берничә тапкыр бозган өчен җинаять җаваплылыгы яный.

  • Миядек авылында яшәүче бер хатын-кыз кулына чалгы тотып, шул авылда яшәүчегә үч алу белән яна­ган. Хатынның гамәлләре Җинаять кодексының 119 нчы статьясына эләгә.

  • Ивач авылында яшәүче ир кулына йә сәнәк, йә балта тотып, хатынына берничә тапкыр үтерү белән янаган. Зыян күрүче ире өстеннән полициягә гариза язган, барлык фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган.

  • Мәскәү авылында яшәүче кеше оныгының LG маркалы кесә телефоны урлаулары турында хокук саклау орган­нарына хәбәр иткән.

  • Мәскәү - Уфа федераль автомо­биль юлында юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары руль артында исерек водитель утырган ВАЗ-2109 маркалы автомашинаны туктаткан. ФИС базасы буенча тикшерү күрсәтүенчә, һәвәскәр автомобильче - Семилетка авылы ке­шесе - шундый ук хокук тәртибе бозган өчен транспортка идарә итү хокугыннан мәхрүм ителгән булган инде.

  • Дүртөйле - Груздевка автомобиль юлындаавтоинспекторлар янә бер исерек водительне туктаткан. Көшел авылында яшәүче кеше медицина тикшерүеннән баш тарткан. Өстәвенә, шундый хокук бозуы өчен аңа административ җәза бирелгән булган инде.

  • Ленин урамында хокук сакчыла­ры тарафыннан тоткарланган шәһәрдә яшәүче, 1986 елгы берәүгә наркотик матдәләр саклауда шик тотыла.

  • “Металл сыныклары аучылары” Иванай авылында яшәүче хатын-кызның “Чулпан” коллектив бакчаларда урнашкан дача йортыннан металл изделиеләр алып чыгыпкиткәннәр.Урашучыларныңшәхесе ачыкланган, алар җавапка тартылачак.

  • Җиңел табыш яратучылар шул ук бакчалардагы участоктан тимер торбалар һәм коймалар урлаган.

  • Йосып авылында яшәүче хатын- кызның өенә, тәрәзә ватып, билгесез кеше кергән. Хокук сакчылары ачыкла­вынча, йортта яшәүченең тынычлыгын авылдашы бозган.

  • Бу атнада хокук сакчылары до­кументларында криминаль булмаган 9 үлем очрагы теркәлгән.

  • Бүлек, шул исәптән ЮХХДИ хезмәткәрләре, административ хокук бозулар турында 398 протокол төзегән.

  • Исерек хәлдә җәмәгать урынна­рында күренгән өчен 71 кешегә, шунда ук спиртлы эчемлекләр эчкән 3 кешегә штраф салынган. Составында спирт булган сыекчаларны закон бозып саткан өчен 2 кеше, наркотик матдәләр кул­ланган өчен 1 кеше җавапка тартылган. Үз бурычларын үтәмәгән 15 әти-әни дә урындагы бюджетны тулыландырачак.

  • ЮХХДИ инспекторлары тарафыннан исерек хәлдәге 4 водитель тоткарланган, тагы да икесе алкоголь куллануны ачыклау максатындагы медицина тикшерүеннән баш тарткан. 35 водитель хәвефсезлек ка­ешы эләктермәгән өчен, 16 кеше ОСАГО страховка полисы булмаган өчен, 4 кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф түләячәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар исәбендә 6 җәяүле дә бар.

  • Хокук сакчылары тарафыннан бар­лыгы 199 300 сумлык штрафлар салынган.

Район эчке эшләр бүлеге.




Читайте нас: