11 - 17 июньдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда барлыгы 120 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 14 е криминаль характерда.
Бер авыл хуҗалыгы предприятиесендәге фермадан 60 метр металл торба урлаганнар. Факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Тумырҗа авылында яшәүче кеше полицияга аңа авылдашының кулына монтировка тотып үч алу белән янавы турында гариза язды.
«Дүртөйле сөт продуктлары комбинаты» җәмгыятенең кием алыштыру бүлмәсендә бер хезмәткәрнең рюкзагыннан ASUS маркалы кесә телефоны юкка чыккан. Җинаять кылган кеше хокук тәртибе сагында торучылар тарафыннан ачыкланды.
Дүртөйледә яшәүче 1965 елгы кешегә карата җинаять эше кузгатылды, ул кулына пычак алып хатынына үтерү белән янаган.
Эчке эшләр бүлегенең дежур частена шәһәрдә яшәүче берәүдән хәбәр килде, ул полицейскийларга Әңгәсәк авылы янындагы Агыйдел елгасы ярында МТЗ тракторыннан солярка агызып алулары турында мәгълүмат бирде.
Район үзәк дәваханәсеннән полициягә медицина учреждениесенә ире тарафыннан кыйналган хатын-кыз - шәһәрдә яшәүче, башы, кул һәм аяклары күгәргән ханымның мөрәҗәгать итүе турында хәбәр килде.
Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз эчке эшләр бүлегенә «Блеск» кибете янына куелган видеокүзәтү камерасының юкка чыгуы турында гариза язды.
Мәскәү авылында яшәүче берәү хокук саклау органнарына оныгының LG маркалы кесә телефонын урлаулары турында хокук саклау органнарына хәбәр итте. Угры Иванай авылында яшәүче кеше булып чыккан.
Иске Кәңгеш авылында яшәүче кеше үзе тапкан ау мылтыгын полициягә тапшырды.
Семилетка авылы кешесенең йортында булганда авылдашы аның 5000 сум акчасын чәлдергән.
Семилетка авылыннан исерек водитель идарә иткән ВАЗ-2109 автомашинасы М-7 автотрассасында юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан туктатылды. Федераль мәгълүмат системасы базасы буенча тикшерү күрсәтүенчә, ул шул рәвешле хокук бозган өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган инде.
«Металлоломга сунарга йөрүчеләр» район үзәгендә яшәүче берәүнең «Дуслык» коллектив бакчаларында урнашкан дача участогыннан рабица сеткасы һәм металл торбалар урлаган.
Түбән Манчар авылында яшәгән, 1989 елда туган бер кеше үз-үзенә кул салган.
Бу атнада полиция документларында криминал булмаган 10 үлем очрагы теркәлде.
Хокук тәртибе сагында торучылар, шул исәптән ЮХХДИ инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 360 протокол төзелде.
Җәмәгать урыннарында эчкән килеш күренгән өчен - 57 кеше, шунда ук спиртлы эчемлекләр кулланган өчен - 4 кеше, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен 8 кеше җәзага тартылды.
Исерек хәлдә автомашина руле артына утырган 6 водитель, хәвефсезлек каешларын каптырмаган 41 автоһәвәскәр, ОСАГО страховкалау полислары булмаган 6 водитель штраф түләячәк.
Полицейскийлар тарафыннан 233 500 сумлык гомуми суммага штрафлар салынган.