4-10 июньдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 135 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 15 е - криминаль характерда.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә КамАЗ автомашинасыннан 200 литр дизель ягулыгы урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Шул ук агрофирма механизаторы Т-150 тракторыннан шулкадәре үк солярка урлаган. Факт буенча тикшерү бара.
Полиция хезмәткәрләре район үзәгендәге йортларның берсендә Дүртөйледә яшәүче ир-егетне һәм Күккуян авылында яшәүче хатын-кызны тоткарлаган, аларда наркотик булуга шик тотылган матдә табылган.
Бүлекнең дежур частена шәһәрнең Илеш урамындагы гаражда “угонда” булган, кузов номерлары бозылган “Тойота Ланд Крузер” автомашинасы торуы турында хәбәр килде. Факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Исерек килеш руль артына утырган берәүгә Җинаять кодексы буенча җавап тотарга туры киләчәк, юл-патруль хезмәте инспекторлары аны район үзәгенең Ленин урамында туктаткан.
Террорчылык һәм экстреми- стик күренешләрне булдырмау буенча үткәрелгән чаралар барышында хокук сакчылары Салпар авылындаберничәгражданинның ялган теркәлүен ачыклаган.
Тәкәрлек авылында яшәүчеләрнең берсе авыл кибете янына уртак куллану өчен гантельләр һәм герләр китереп куйган. Тик караклар аның изге ниятен санламаган, алар спорт инвентарен урлап алып киткән.
Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан Дүртөйледәяшәүче берәүтоткар - ланган, аңа наркотик матдәләр саклауда шик тотыла.
Полицейскийлар “Сарманай” кафесы янында урнашкан “Башнефть” автозаправка станциясендә ягулык-майлау материалларын урлау очрагын ачыклаган.
10 июньдә район үзәгендә янгын чыга - Электрическая урамында мунча яна.
Бу атнада полиция документларында криминаль булмаган 10 үлем очрагы теркәлгән.
Әлеге чорда хокук сакчылары административ хокук бозулар турында 99 протокол төзегән.
Элек язылган штрафны түләмәгән өчен 26 кешегә аны икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк. Җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен 38 кешегә җәза бирелгән. Ике кеше алкогольле эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозган өчен, 4 кеше әти-әни бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җавап тотачак. Барлыгы 27000 сумлык штрафлар салынган.