Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
18 июнь 2018, 02:00

БОЗЫЛГАН ЯЛ

28 майдан 3 июньгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур ча­стенда төрле кырын гамәлләр турында 124 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 15е - крими­наль характерда.

Өчбүлә авылында яшәүче хатын-кызга карата Җинаять кодексының “үтерү белән янау” статьясы буенча җинаять эше куз­гатылды. Ул, кулына пычак алып, шул ук авылда яшәүче хатын-кызга үч алу белән янаган.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә товарлыклы-сөтчелек ферма­сыннан карак компрессордан 10 метр кабель урлаган. Факт буенча җинаять эше кузгатылган. Урлашуда Аргамак авылы кешесенә шик тоты­ла. Ике көннән соң ул янә фермадан, тик бу юлы сварка аппаратыннан,10 метр кабель урлаган.

Семилетка авылында яшәүче хатын-кыз үзенә бирәчәге булган берәүне җавапка тарттыруны со­рап гариза язган. Аның сүзләренә караганда, ир кешегә 7000 сум акча биреп торган, ә ул аларны кайтарып бирми икән.

Дүртөйледә яшәүче ханымның “Марс” коллектив бакчаларын­да дача мунчасыннан билгесез кешеләр инструментлар һәм хуҗалык билгеләнешендәге металл изделиеләрне урлаган. Караклар мунчага ишекне һәм стенаны ва­тып кергән.

Иванай авылындагы “Астория” кафесы янында төнлә исерекләр сугышканнан соң рай­он үзәк дәваханәсенә төрле тән җәрәхәтләре белән өч ир-егет мөрәҗәгать иткән, аларның бер­се - Мытищи шәһәреннән.

Губкин урамындагы “Магнит” кибетеннән 15000 сумлыкка якын косметик чаралар урлаулары турын­да эчке эшләр бүлегенә Дүртөйледә яшәүче ханым гариза язган.

Район үзәгендә яшәүче бер гаилә Интернет-мошенниклар кор­баны булган. Ир белән хатын җәйге ялларын Абхазиядә диңгез буенда үткәрергә карар иткән. Интернет челтәрендә шул республиканың “Псоу” пансионатына путевкалар тәкъдим итүче сайт тапканнар, хәбәрләшкәннәр, ике урынлы номер бронировать иткәннәр. Кунакханәнең реквизитларын алып, тулы күләмдә - 67 мең сумнан артык - алдан түләү ясаганнар. Алай-болай иткәнче, алар белән бергә туганнарының да берсе ба­рырга теләк белдергән. Гаилә шул ук сайт аша элемтәгә чыгарга һәм ике урынлык номерны өч урынлыга алыштырырга булган. Менә шунда сайтның ябылуы ачыкланган, пу­тевканы “сатучы” белән элемтәгә керә алмаганнар, ягъни, гаиләнең акчасын, һәрхәлдә, мошенниклар үзләштергән. Полицейскийлар гражданнарга тагын бер искәртә: төрле сатучылар һәм сайтларның репутациясенә ышанмый торып, аларның хезмәтләренә һәм товар­ларына түләргә ашыгырга ярамый. a Бу атнада районда бер янгын очрагы теркәлгән - Таштау авылын­да йорт янган.

Үткән җиде көндә полиция документларында криминаль бул­маган 8 үлем очрагы теркәлгән.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторларының эш нәтиҗәсе - административ хокук бозулар турында 292 протокол. Транспортка эчкән килеш идарә иткән өчен 4 водительгә штраф түләргә туры киләчәк. 40 водитель хәвефсезлек каешларын эләктермәгән, ә 19 ында ОСАГО страховка полисы булмаган. Янә 13 кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен җавап тотачак. Нәтиҗәдә, барлык хокук бозучылар казнага 185000 сум акча кертәчәк.

Район эчке эшләр бүлеге.



Читайте нас: