21 - 27 майда район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда барлыгы 146 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 6 сы криминаль характерда.
Югары Әлкәш авылында яшәүче, «раз- боркага» Дүртөйледәге туганын җәлеп иткән ике кеше арасында «мөнәсәбәтләрне ачыклау» факты буенча ике җинаять эше кузгатылды. Ир-егетләр эшләрдә каза күрүчеләр сыйфатында да, РФ Җинаять кодексының 115 нче «тукмау» маддәсе буенча шик тотылучылар сыйфатында да исәпкә алынган.
22 майда ведомстводан тыш каравыл бүлегенең үзәкләштерелгән каравыл пунктына Ленин урамы, 40 нчы йорт адресы буенча урнашкан «Монетка» кибетенең хәвеф сигнализациясе төймәсеннән шалтырату килә. Нефтекама шәһәрендә яшәүче, беркайда да эшләмәүче берәү аннан әйбер урларга маташкан.
Район үзәгендә яшәүче ханым полициягә аның «Чулпан» коллектив бакчаларда урнашкан бакча участогыннан 10 метр металл сетка һәм 7 тимер багана юкка чыгуы турында гариза язды.
Аргамак авылында яшәүче ханымның Мария Якутова урамында урнашкан йорт ишегалдыннан күптән түгел генә сатып алынган тизлекле велосипед көпә-көндез юкка чыккан.
Бу атна эчендә районда өч янгын чыккан. Шәһәрдә Гагарин урамында урнашкан йорттагы фатирларның берсенә ут капкан. Тумырҗа һәм Түбән Аташ авылларында абзарлар янган.
Югарыда күрсәтелгән атнада полиция документларында криминал булмаган 10 үлем очрагы теркәлде.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шул исәптән ЮХХДИ инспекторлары төрле административ хокук бозулар турында 361 протокол төзелде.
51 кеше җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен, 1 се шунда ук спиртлы эчемлекләр кулланган өчен җәзага тартылды.
Электән язылган штрафларны вакытында түләмәгән 41 кеше аларны икеләтә күләмдә түләячәк. Дүрт ваемсыз әти-әнигә җәза рәвешендә акчаларын чыгарырга туры киләчәк.
Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң автомашина руле артына утырган 3 водитель транспортка идарә итү хокугыннан мәхрүм ителәчәк һәм казнаны баетачак, 25 автоһәвәскәр хәвефсезлек каешына әһәмият бирмәгән, 11 енең - балаларны йөртү җайланмалары, 25 енең ОСАГО страховкалау полислары булмаган. Биш җәяүлегә дә урындагы бюджет файдасына акчаларын чыгарып салырга туры киләчәк. Гомумән алганда, 220 500 сумлык штраф салынган.