Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
23 Май 2018, 02:00

КУЛЫНА НИ ЭЛӘКСӘ, ШУНЫҢ БЕЛӘН

7- 13 майда район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 149 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 18 е - крими­наль характерда.

Дүртөйледә яшәүче берәүнең 1-Май урамы 13 нче йорттагы фа­тирыннан “Леново” маркалы кесә телефонын урлаганнар.

Иске Солтанбәк авылын­да яшәүче хатын-кыз “Пятероч­ка” кибетендә Бәйгелде авылы кешесенең, кулына пычак тотып, аңа үтерү белән янавы факты турында полициягә гариза язган.

Шул ук кеше кулына лом алып үзенең бертуган сеңлесенә үч алу белән янаган, ул да бу хакта полициягә хәбәр иткән.

Илеш районының Кече Бишку­рай авылыннан “кунак” Семилетка авылында яшәүче хатын-кызга тән җәрәхәтләре ясаган, куллары белән буган һәм үтерү белән янаган.

Аргамак авылында яшәүче хатын-кыз 1972 елгы ире өстеннән полициягә гариза язган. Ир кеше кулына балта алып, аны үтерү белән янаган.

Район үзәгендә яшәүче 1985 елгы кешегә кабаттан да исерек килеш руль артына утырган өчен җавап тотарга туры киләчәк. Юл- патруль хезмәте инспекторлары аны төнлә шәһәр урамында исерек хәлдә “Пежо” автомашинасы руле артына утырганда туктаткан.

Төнлә шәһәр урамнары буй­лап исерек хәлдә йөргән янә бер водительнең гамәлләре дә Җинаять кодексының шул ук статьясына эләгә.

Ивач авылында агалы-энеле туганнарның берсе икенчесен пычак кадап яралаган. Туганына кадаган җәнҗалчының гамәлләре “явыз нияттә сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү” буларак карала.

Исмаел авылында яшәүченең “Сбербанк” пластик картасы сче­тыннан 2900 сум акчасы юкка чык­кан.

Район үзәгендә яшәүче хатын- кызның шул ук банк картасындагы 10 000 сум акчасын урлаганнар. Бу хакта полициягә зыян күрүченең ире хәбәр иткән.

Әңгәсәк авылында яшәүче берәүнең автомашинасының өч тәгәрмәчен тишкәннәр. Транспорт чарасын аның хуҗасы төнлә йорт янында караусыз калдырган булган.

ИскеЯндызавылында яшәүче хатын-кыз элекке ире өстеннән хокук саклау органнарына язган гаризасында ирнең аны буып алуы һәм үтерү белән янавы турында хәбәр иткән.

Коралачык авылында яшәүче иргә аның өендә булган Түбән Манчарда яшәүче хатын агач кисәге белән суккан һәм үч алу белән янаган.

Шәһәрнең Гагарин урамында юл-патруль хезмәте инспекторлары 1988 елгы исерек мотоциклчыны туктаткан. Аңа элегрәк шундый хокук бозуы өчен административ җәза бирелгән булган инде, ә хәзер Җинаять кодексы статьясы яный.

Аргыш авылында яшәүче берәү авылдашын тукмаган. Аскы теш каз­насы сынган зыян күрүче медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Шәһәрдә яшәүче хатын- кызның төнлә белән караусыз калдырылган ВАЗ-2104 марка­лы автомашинасыннан караклар электр насосын һәм инструментлар урлаган.

Бу атнада полиция документ­ларында криминаль булмаган 5 үлем очрагы теркәлгән.

Административ хокук бозу­лар турында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шул исәптән, ЮХХ- ДИ инспекторлары тарафыннан 344 протокол төзелгән.

Җәмәгать урыннарында исе­рек хәлдә күренгән өчен 67 кешегә, шунда ук спиртлы эчемлекләр эчкән өчен 5 кешегә җәза бирелгән. Әти- әни бурычларын тиешенчә үтәмәгән 5 кеше дә казнаны тулыландыра­чак. Элек язылган штрафларын вакытында түләмәгән 8 кеше исә аларны икеләтә күләмдә түләячәк.

Юл-патруль хезмәте ин­спекторлары исерек хәлдәге 4 водительне тоткарлаган, 16 во­дитель хәвефсезлек каешларын эләктермәгән, руль артындагы 2 кешенең йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган, 24 водительнең ОСАГО страховка полисы булмаган, 31 кешегә пыялаларны караңгылаткан өчен штраф салынган. Гомумән алганда, хокук бозучылардан урын­дагы бюджетка 215 000 сум акча киләчәк.

Район эчке эшләр бүлеге.




Читайте нас: