Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
18 Май 2018, 02:00

КИЛЕШҮ ШАРТЛАРЫН ҮТӘМӘГӘН

30 апрельдән 6 майга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур ча­стенда төрле кырын гамәлләр турында 131 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 9 ы - крими­наль характерда.

Кич белән соң гына Иске Солтанбәк авылында юл-патруль хезмәте инспекторлары исерек водитель идарә иткән «Хёндай Солярис» маркалы автомашинаны туктаткан. Закон тәртибен бозучы - шул ук авылда яшәүче, моңа кадәр эчкән килеш руль артына утыр­ган өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән кеше.
  • Гамәлләре Җинаять кодексына шундый ук сәбәп белән эләккән янә бер юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы 5 май төнендә исерек килеш үзенең «Шевроле Круз» маркалы автомашинасында район үзәге урамнарында йөргән.
  • Районда яшәүче берәү мобиль телефонына урнаштырылган “Телеграм” Интернет-кушымта аша нар­котик матдә сатып алуда гаепләнә.

    Район үзәгенең Салават За­киров урамындагы йортларның берсендә карак булган. Ул торакка тәрәзә ватып кергән һәм бәясе 3000 сумлык электр ышкысы алып чык­кан. Факт буенча җинаять эше куз­гатылган, җинаять кылуда шәһәрдә яшәүче гаепләнә.
  • Дүртөйледә яшәүче хатын-кыз “Урал Трейдинг” җәмгыяте территориясеннән билгесез кешеләрнең тимер будканы урлау­лары турында полициягә гариза язган.
  • Семилетка авылында яшәүче хатын-кыз танышына бурычка биреп торган 7000 сум акчасын кайтарып алуда ярдәм сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Ир-егет акчаны кайтарып бирергә теләми.

    Хокук саклау органнарына шәһәрдә яшәүче берәү мөрәҗәгать иткән. Ул шәхси эшкуарларның берсе агымдагы елның гыйнвар аенда кухня гарнитуры эшләүгә килешү төзүе, тик әле булса доку­мент шартларын үтәмәве турында хәбәр иткән.
  • Шул ук бизнесменга Эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләренә Дүртөйледә яшәүче янә бер кешедән гариза алынган.Аңа ул вәгъдә ителгән ба­лалар бүлмәсе мебелен эшләмәгән.
  • Төнлә шәһәрдәге йортларның берсендә подъездда караусыз кал­дырылган велосипед юкка чыккан. Хокук сакчылары велосипедлар­ны күпфатирлы йортларның ба­скыч мәйданчыкларында калдыр­мауны сорый. Мондый фактлар ачыкланганда гражданнар, закон бозучы буларак, административ җаваплылыкка тартыла.

    Полиция хезмәткәрләре янә шул хакта кисәтә: республи­ка территориясендә мошенник­лар үз гамәлләрен дәвам итә, алар үзләрен төрле социаль хезмәтләр эшчәннәре дип таны­тып, гражданнарның фатирларына керәләр һәм анда яшәүчеләрнең акчаларын, кыйммәтле әйберләрен урлап чыгалар. Күптән түгел шун­дый очрак Туймазы шәһәрендә теркәлгән. 1942 елгы пенсионер 70 мең сум акчасыннан колак каккан.
  • Әңгәсәк авылыннан ике пен­сионер хатын-кыз үз авылларында шикле сатучылардан зур сумма­га массажерлар сатып алулары турында эчке эшләр бүлегенең дежур частена хәбәр иткән. Хокук сакчылары халыкны урамнарда яки өйләргә кереп, югары хакларга медицина приборлары тәкъдим итүче аерым кешеләрдән андый әйберләр сатып алмаска чакыра.
  • Бу атнада полиция документ­ларында криминаль булмаган 10 үлем очрагы теркәлгән.

    Административ хокук бозу­лар турында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шул исәптән, ЮХХ- ДИ инспекторлары тарафыннан 286 протокол төзелгән.
  • Җәмәгатьурыннарындаисерек хәлдә күренгән өчен 6 кешегә, элек язылган штрафларын түләмәгән кешегә, әти-әни бурычларын тиешенчә үтәмәгән 2 кешегә штраф­лар салынган.
  • Автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән өчен - 2, хәвефсезлек каешларын эләктермәгән өчен 10 водитель җавапка тартылган. 27 водительнең ОСАГО страховка полисы булмаган, 4 водительнең машинасында балаларны йөртү җайланмалары булмаган, 44 во­дитель пыялаларны чиктән тыш караңгылаткан өчен штраф түләячәк. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозучылар казнага 164 600 сум акча кертәчәк.

    Район эчке эшләр бүлеге.






    Читайте нас: