Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
4 Май 2018, 02:00

«КӘСЕП» УРЫНЫ - ГАРАЖЛАР

16-22 апрельдә район эчке эшләр бүлегенең де­жур частенда төрле кырын гамәлләр турында 155 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 7се - крими­наль характерда.
Шәһәрдә яшәүче бер кешегә карата өч җинаять эше кузгатылган. Ул кулына пычак алып, берничә тап­кыр элекке хатынына үтерү белән янаган. Соңгы берничә ай эчендә үч алу белән янау очрагы турын­дагы гаризаларны полициягә зыян күрүче язган.
  • Илеш районының Кужбахты авылында яшәүчегә карата РФ Җинаять кодексының “Урлашу” статьясы буенча җинаять эше кузга­тылган. Ул Исмаел авылы урамында электр ышкысы белән тоткарлан­ган, аңа тиешле документлары булмаган.
  • “Лада” коллектив гаражла­рында урнашкан боксларның берсе янында Илеш районы Иштирәк авылы кешесе идарә иткән ВАЗ-2113 автомашинасы тоткарлана. Ул үзенең танышы белән гаражны ватып кергән һәм аннан автомобиль фаралары, “Пионер” колонкасы, резин көймә, дрель, аптечка һәм огнетушитель белән автомобиль җыелмасы, 10 литр мотор мае һәм 3 литр тосол урлаган. Факт буенча күрше район кешеләренә карата җинаять эше кузгатылды.
  • Район үзәгендә яшәүченең шунда ук урнашкан гаражыннан 4 автомобиль тәгәрмәче һәм “бол­гарка” урлаганнар. Җинаять кылуда чиктәш районнан шул ук кешеләргә шик тотыла.
  • “Лада”дагы янә бер гараж хуҗасының боксыннан барлыгы 26000 сумлык Bridg Ston 4 автомо­биль тәгәрмәче һәм “Нисан Тиана” маркалы машина тәгәрмәчләре юкка чыккан.
  • Авыл хуҗалыгы пред­приятиеләренең берсендәге пи­лорама территориясендә урнаш­кан ярдәмче бинадан тимер мич урлаганнар.
  • Иске Уртай авылы кешесенең төнлә Дүртөйле шәһәре Мәдәният сарае янында караусыз калды­рылган автомобиленнән караклар аккумулятор батареясын һәм “Пи­онер” автомагнитоласын урлаган. Каракларның шәхесе ачыкланган, урланган әйберләр кайтарылган.
  • Семилетка авылыннан исерек хәлдә руль артына утырган, 1986 елгы һәвәскәр водитель Дүртөйле- Нефтекама юлында юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафын­нан туктатылган. ФИС (Федераль мәгълүмат системасы) базасы буенча тикшерү аның шундый ук хокук бозуы өчен водитель танык­лыгыннан мәхрүм ителгән булуын ачыклаган. Аның гамәлләре хәзер РФ Җинаять Кодексының 264.1. статьясына эләгә.
  • Янә бер исерек водитель - район үзәгендә яшәүче - хокук сакчылары шәһәрнең Садовая ура­мында тоткарланган. Исерек килеш руль артына утырган өчен ул да административ җәзага тартылган булган инде.
  • Илеш районы Шидәле авылын­да яшәүче беркайда да эшләмәүче кешегә наркотик матдәләр сату­да шик тотыла. Аны патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре шәһәрнең Матросов урамында тоткарлаган. Тикшерү барышында ир-егетнең куртка кесәсендә наркотик булуга шик тотылган ак төстәге порошок- сыман матдә салынган фольгалы төргәк табып алына.
  • Исмаел авылында яшәүче ханымның йорт верандасыннан бензопычкысын алып киткәннәр. Карак - шул авылда яшәүче булган.
  • Киргизки авылында яшәүче 1958 елгы хатын-кыз РФ Җинаять Кодексының “үтерү белән янау” статьясы буенча гаепләнә. Ул ку­лына пычак алып, ирен үтерү белән янаган.
  • Шәһәрдә яшәүче берәү Интернет-мошенникларның чират­тагы корбаны булган. Ул Интернет- магазиннарның берсендә кесә телефонына заказ биргән, 10 мең сум акча җибәреп, товар өчен исәпләшкән. Ә почтада посылка алгач, анда шундый гаджетка ике аккумулятор батарейкасы гына булуын күргән. Хокук сакчылары янә хәтергә төшерә: Бөтендөнья челтәре аша әйбер сатып алганчы, Интернет-магазинның ышанычлы булуына инану зарур.
  • Бу атнада полиция документ­ларында 7 үлем очрагы теркәлгән.
  • Административ хокук бозу­лар турында ЮХХДИ инспектор­лары тарафыннан 280 протокол төзелгән. Автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән өчен - 1 водитель, ОСАГО страховка полисы булмаган өчен - 19, хәвефсезлек каешларын эләктермәгән өчен - 24, балалар­ны йөртү таләпләрен бозган өчен водительгә җәза бирелгән.
  • Гомумән алганда, 175200 сум­лык штрафлар салынган. Урындагы бюджет файдасына штраф түләячәк кешеләр исәбендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген бозган 10 җәяүле дә бар.


    Район эчке эшләр бүлеге.




    Читайте нас: