27 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 134 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 11 е - криминаль характерда.
✓ Гражданнарның акчаларын җиңел юл белән үзләштерергә теләүчеләр моның өчен яңадан- яңа алымнар уйлап таба. Мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде. Ул теге яки бу сәбәп белән документларын югалтучыларга кагыла. Кеше бу хакта гәзитләрдә яки Интернет аша игълан бирә. Берникадәр вакыттан соң, игъланда күрсәтелгән номер буенча телефон шалтырый. Шалтыратучы сезнең паспортны (яки башка документны) та буы турында хәбәр итә һәм бүләк өчен шундый-шундый номер буенча банк күчерүне сорый. Ул кеше белән очрашмый торып, болай эшләргә ашыкмагыз. Чөнки шалтыратучының сезнең акчагызны үзләштерергә маташучы мошенник булуы ихтимал. Соңгы айда районда яшәүче 2 кеше шундый чая гражданнардан зыян күргән.
✓ Дүртөйледәяшәүчеханымның “Агыйдел-1” коллектив бакчаларындагы дача йортыннан угрылар үткерләү станогын урлаган. Алар анда ишек ватып кергән.
✓ Янәбердачайортыннанрезина көймә, балыктоту кирәк-яраклары һәм шомарту машинкасы юкка чыккан. Карак барлыккорылмаларның да - йортның, гаражның, ярдәмче бинаның йозакларын ваткан. Дача хуҗалары Уфада яши.
✓ Шәһәрдә яшәүче хатын- кызның гаризасы буенча “Кыйнау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Аның фатирына балкон аны тукмаган.
✓ Янә “Агыйдел” коллектив бакчаларында ике дача йортын ачып керү факты буенча “Урлашу” статьясы буенча ике җинаять эше кузгатылган.
✓ Исмаел авылында яшәүчегә “хезмәт вазифасыннан файдаланып, үзләштерү яки растрата” өчен җавап тотарга туры киләчәк. Аның “Нива” маркалы автомашинасы салонында юл-патруль хезмәте инспекторлары 130 литр дизель ягулыгы тапкан.
✓ Уголовный розыск хез- мәткәрләретарафыннан Семилетка авылындагы йортларның берсендә шул ук авылда яшәүче берәүтоткар- ланган, аның кесәсендә наркотик матдә булуга шик тотылган сыекча табылган. Факт буенча җинаять эше кузгатылган.
✓ ПолицейскийларН.Нөҗмиура- мында тоткарлаган район үзәгендә яшәүче дә наркотик матдәләр саклауда гаепләнә. Аңардан наркотик булуга шик тотылган фольгалы төргәк табып алынган.
✓ Дүртөйледә яшәүче ханым Уфада яшәүче хатын-кызны җавапка тартуны сорап гариза язган. Ул әлеге хатын-кызга бурычка 1 350 000 сум акча биреп торган һәм аларны кире кайтарып алалмый.
✓ Дүртөйледә яшәүченең төнлә йорт алдында караусыз калдырылган BA3-21053 автомашинасының бензин багыннан билгесез кешеләр 25 литр бензинын агызып алган,
✓ «Шәһәрнең Горшков урамындагы йортларның берсендә исерекләр сугышкан. Бергәләп спиртлы эчемлек эчкән вакытта килеп чыккан низагта ике ир-егет өченче шешәдәшен тукмаган.
✓ Хокук сакчылары туктаткан, транспорт руле артына кабаттан да эчкән килеш утырган һәвәскәр автомобиль йөртүчегә хәзер җинаять кодексы буенчаҗавап бирергә туры киләчәк. Элегрәкул административ җавапка тартылган булган инде.
✓ Бу атнада полиция документларында ун үлем очрагы теркәлгән. Аларның берсе алкоголь белән кискен агуланудан.
✓ Югарыда билгеләнгән җиде көндә хокук сакчылары, шул исәптән ЮХХДИ хезмәткәрләре административ хокук бозулар турында 336 протокол төзегән. 51 кеше - җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән өчен, 4 кеше - андый урыннарда спиртлы эчемлекләр эчкән өчен, 2 кеше - рөхсәт ителмәгән урында тәмәке тарткан өчен, 2 кеше ата-ана бурыч ларын тиешенчә үтәмәгән өчен, 2 кеше полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләренә буйсынмаган өчен штрафка тартылган.
✓ Эчкән килеш транспортка идарә иткән 4 водитель, ОСАГО страховка полисы булмаган өчен - 16, водитель таныклыгыннан башка автомобильгә идарә итүче - 1, тизлекне арттырган 15 кешегә җәза бирелгән. Закон бозучылар исәбендә 45 җәяүле дә бар.