Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
7 декабрь 2017, 02:00

МОШЕННИК ТАБЫЛДЫ

20-26 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенең де­жур частенда терле кырын гамәлләр турында 151 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 12се-крими­наль характерда.

✓ Район үзәгендә яшәүче 1974 елгы хатын-кызга Дүртөйледә яшәгән 1972 елгы кешене пычак белән кадап үтергән өчен Җинаять кодексы статьясы буенча җавап тотарга туры киләчәк.

✓ Шәһәрдәяшәүчехатын-кызга, берничә тапкыр законсыз рәвештә спиртлы азык продукциясе, гадирәк итеп әйтсәк, контрафакт алкоголь, саткан өченҗинаятьҗаваплылыгы яный.
✓ Таштау авылында яшәүчегә карата “Сәламәтлеккә явыз нияттә авыр зыян китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Әтисе белән улы сугышкан.
✓ Шәһәрнең Ленин урамында патруль-пост хезмәткәрләре та­рафыннан район үзәгендә яшәүче 1964 елгы берәү тоткарланган. Тикшергәндә аңарда наркотик бу­луга шиктотылган актөстөге матдә салынган фольга төргәге табылган. Ул РФҖинаятькодексының228 нче статьясы 1 нче өлеше буенча “за­консыз рәвештә наркотик матдәләр саклау”да гаепләнә.
✓ Семилетка авылында яшәүче ике кешегә (1995 елгы һәм 1986 елгы) Җинаять кодексының шул ук статьясы яный. Аларда сыек хәлдәгеагулым атдә табыпалынган. Алар “Хәбәр ит, кайда үлем белән сәүдә итәләр” дигән комплекслы ведомствоара акция кысаларын­да оператив мәгълүмат җиткерү барышында тоткарланган.
✓ 20 ноябрьдә М-7 федераль трассасында автомобиль авария­се була, анда хатын-кыз үлә. “Дэу Нексия” маркалы икеҗиңел машина бәрелешә. Беренчесенең водителе арал ыкның җитәрлек булуына инан- мыйчаторып, узарга чыга, нәтиҗәдә каршы як полосадагы машинага бәрелә. Алынган җәрәхәтләрдән әлеге автомобильдәге хатынкыз пассажирашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, фаҗигаурынында үлә. Ул күрше районда яшәүче була.
✓ Район үзәгендә яшәүче 1991 елгы кешегә карата “Оскорбление представителя власти” статьясы буенча җинаять эше кузгатыл­ган. Аны полицейскийлар төнлә белән Ленин урамында исерек хәлдә туктата һәм шәхесен ачы­клау өчен эчке эшләр бүлегенә алып килә. Протокол төзегәндә гражданин хокуксакчылары адре­сына шаһитлар алдында сүгенү сүзләре әйтеп тиргәнә. Моның өчен җинаять җаваплылыгы кара­луы турында полицейскийларның берничә тапкыр искәртүләре дә аны тынычландыра алмаган.
✓ Хокук сакчылары агымдагы елныңсентябрендәалдауюлыбелән Дүртөйледә яшәүче пенсионерның, залогка бизәнгечләр калдырып, акчасын үзләштергән хатын-кыз- ны тапкан. Мошенник ХМАОның Нефтеюганск районында яшәүче хатын-кыз, пенсионер.

✓ Шәһәрдә яшәүче берәүгә, йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булуга карамастан, кабат­тан да исерекхәлдә Исмаел авылы урамында автомобильдә йөргән өчен җавап тотарга туры киләчәк .

✓ “Урман”оператив-профилак- тикчаралар барышында икътисади җинаятьләр белән көрәш бүлеге хезмәткәрләре һәм участокупол но- моченныйларытарафыннан Чарлак авылында яшәүченең әлеге торак пункт яны ндагы урманнан законсыз рәвештә 15 нарат, 3 акчыршы һәм 2 усакагачын кисү факты ачыкланган,
✓ Шушы ук авылдагы ихаталар­ның берсендә полицейскийлар якындагы урманнан элегрәк за­консыз кисеп алынган һәм инде пүләннәргә вакланган өч каен агачын тапкан.
✓ Мәнъязыбашавылындаяшәүче кешенең якындагы урманнан 3 яңа киселгән һәм ике корыган имән агачын урлавында шик тотыла. Полицейскийлар шулай ук аның ун өрәңге агачын да законсыз кисү фактын ачыклаган.
✓ Җиңел юл белән баерга яра­тучылар “Агыйдел” коллектив бак­чаларындагы дача йортыннан тузан суырткыч һәм электр плитәсенең шнурларын, шулай ук шнуры белән бергә электр табасын урлаган. Угрылар өйгә тәрәзә ватып кергән.
✓ Шәһәрдә яшәүче бер кешенең банк картасыннан 1500 сум акчасы юкка чыккан.
✓ Буатнадаполициядокументла- рында җиде үлем очрагы теркәлгән, бер - суицид һәм бер үз-үзенә кул салырга тырышу очрагы.
✓ Әлеге җиде көндә хокуксакчы­лары административхокукбозулар турында 310 протокол төзегән. 59 кеше - җәмәгать урыннарында исе­рек хәлдә күренгән өчен, 4 кеше - андый урында спиртлы эчемлекләр эчкән өчен, 2 кеше - алкогольле эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозган өчен, 4 кеше әти-өни бу­рычларын тиешенчә үтәмәгән өчен штрафка тартылган.
✓ Эчкән килеш транспортка идарә иткән өчен 2 водительгә, ОСАГО страховка полисы булма­ган өчен - 21, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 1 кешегә җәза бирелгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 15 җәяүле дә штраф түләячәк. Законнарны үтәмәгән гражданнар урындагы бюджетны 218600 сумга тулылан­дырачак.



Район эчке эшләр булеге






Читайте нас: