Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кырын гамәлләр
29 ноябрь 2017, 02:00

АРАДАШЧЫ МОШЕННИК БУЛГАН

13-20 ноябрьдә эчке эшләр бүлегенең дежур частенда төрле кырын гамәлләр турында 129 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 13 е- крими­наль характерда.

✓ 17 ноябрьгә каршы төндә шәһәрнең Горшков урамындагы 25 нче йорт янында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Иске Ян­дыз авылында яшәүче идарә иткән автомашинаны туктаткан. Водитель исерек хәлдә кабат руль артына утырган. Хокук бозучыга карата РФ Җинаять кодексының 264.1 статьясына ярашлы, җинаять эше кузгатылган.
✓ Район үзәгендә яшәүче берәү төнге вакытта исерек килеш Се­милетка авылы урамнары буйлап машинада йөргән. Моңа кадәр дә законны шундый бозу очрагы өчен ул инде административ җавапка тартылган булган.

✓ Өчир-егетиртәбеләнтаксида утырып йөргәннән соң, водитель белән исәпләшмәүдән тыш, аның акчаларын да алырга маташкан, килеп туган низагта аның танавын җимергәннәр. Факт буенча “Тук­мау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

✓ Кулына чүкеч алып, әнисен һәм кызтуганын үтерү белән янаган өчен Ивач авылында яшәүчегә җинаять кодексы буенча җавап тотарга туры киләчәк.
✓ Наҗытамакавылындаяшәүче хатын-кызга, өендә аны улы тук­маганнан соң, кабыргасы сынып, район дәваханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
✓ Мошенниклыкныңянәбертөре теркәлгән. Шәһәрдәге төзелеш ма­териаллары кибетләренең берсенә ОСП-плитәләр белән ике поддон ку­ярга тәкъдим итеп, бер кеше шалты­рата. Исәп-хисап товарны китергәч була, дип әйтә. Шул ук гражданин Нефтекама шәһәрендәге төзелеш материалы җибәрүчегә шалтырата һәм плитәләрне Дүртөйлегә эш­куарга китерүне сорый. Йөк белән машина бирегә килгәч, телефон шалтырый, анда сөйләүче товар өчен акча күчерергә кирәкле карта номерын әйтә, шулай эшләнә дә. Ә аны китергән водитель дә плитәләр өчен акчаталәп итә башлый. Шал­тыратулар мошенниктан булуы ачыклана - эшкуарның акчалары билгесез юнәлештә киткән. Шуны ачыклау мөмкин булды: шалтырату хәтта безнең төбәктән түгел. Факт буенча җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре эшкуар­ларны эш башкарганда сак һәм уяу булырга чакыра.
✓ Республикада үзләрен төрле хезмәтләр (пенсия фондыннан башлап, коммуналь хезмәтләргә кадәр) хезмәткәрләре итеп таны­тучылар тарафыннан мошенни- клыкочраклары ешайган. Соцобес, «Газ-Сервис», «Водоканал» һ.б, эшчәннәре дип танытып, мошен­никлар нигездә олы яшьтәгеләрнең фатирларына үтеп керә һәм зур суммада акчалар урлый. Моның белән башлычачегән милләтеннән булган кешеләр шөгыльләнә, күрше төбәкләрдән башка милләт кешеләре булуда ихтимал. Таныш булмаган кешене өйгә керткәнче, аның таныклыгын күрсәтүен со­рагыз, тиешлехезмөтләргә шалты­ратып, аларны сезгә үз эшчеләрен җибөрү-җибәрмәүләре турында белешсәгез, тагы да яхшырак. Ул- бу була калса, кичекмәстән 02 телефоны буенча полициягә шал­тыратыгыз.
✓ Семилетка авылында угрылар “ Ә с ә н ” то кы м ч ы л ы к за в о ды на ка ра - ган, һәркайсы 12шәр метрлы тугыз тимер угольник урлаган.
✓ 18 ноябрьдә «Мәскәү-Уфа» автомобиль юлында Әсән авылы кошчылык фабрикасы янында өч транспортчарасы - ике җиңел һәм бер йөк автомашинасы катнашлы­гында юл-транс порт фаҗигасе бул­ган. Җиңел машинаның берсенең водителе фаҗига урынында үлгән.
✓ Бу атнада районда вафат булган тугыз кешенең берсе - 1974 елгы гражданин, озак вакыт спиртлы эчемлекләр куллану белән мавыккан.
✓ Бу атнада эчке эшләр бүлеге, шулисөптән, ЮХХДИхезмәткәрлә­ре тарафыннан, административ хокук бозулар турында 340 протокол төзелгән. Җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен 79 кешегә җәза бирелгән, эчкән килеш урамнарда йөрүчеләрнең дүртесе - балигъ булмаган яшьтәгеләр. Этил спирты сату кагыйдәләрен бозган өчен 1 кешегә штраф салынган. Чит ил гражданнарын законсыз рәвештә хезмәткә җәлеп итүнең өч очрагы ачыкланган. Элек язылган штрафларын вакытындатүләмәгән 11 кешегә аны икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк.
✓ Исерек хәлдә транспортка идарә иткән өчен 3 водительгә, водитель таныклыгы булмаган 2 кешегә җәза бирелгән. 13 водитель хәвефсезлек каешын эләктермичә йөргән, 19 ында ОСАГО страховка полисы булмаган, 4кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган.



Район эчке эшләр бүлеге.









Читайте нас: