Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 ноябрь 2020, 18:20

Дәүләт Думасына Россия Хөкүмәтенең яңа әгъзалары кандидатуралары кертелде

Бүген Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Дәүләт Думасы каравына Премьер–министр урынбасары һәм дүрт яңа министр кандидатурасын кертте. Искәртеп узабыз, бүген Россия Президенты Владимир Путин өч федераль министрны отставкага җибәрде һәм вице–премьерлар санын тугыздан унга кадәр арттырды.

Хөкүмәт Рәисенең яңа урынбасары итеп энергетика министры Александр Новакны билгеләргә тәкъдим ителде. Аның вазыйфасына «РусГидро» башлыгы Николай Шульгинов дәгъва кыла.

Табигать ресурслары һәм экология министры вазифасына министрлык башлыгы Александр Козлов тәкъдим ителде. «Аэрофлот» ГАҖ генераль директоры Виталий Савельев Россиянең яңа транспорт министры була ала.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасына әлеге ведомствоның беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин кандидатурасы тәкъдим ителде.

Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча РФ министрлыгын Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү фонды башлыгы Алексей Чекунков җитәкли ала.

Хөкүмәт формалаштыруның яңа процедурасы нигезендә, рәис, аның урынбасарлары һәм федераль министрлар (көч блогыннан тыш) Дәүләт Думасы тарафыннан расланганнан соң, президент тарафыннан билгеләнә.

Читайте нас: