Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 октябрь 2020, 17:30

Депутатлар корпусы яңартылды

Узган утырыш сайлаулардан соң беренче булды, шуңа күрә күп кенә мәсьәләләр Совет эшен оеш­тыруга кагылды. Яңартылган депутатлар корпусы әгъзалары эшче органнар - секретариатны, исәп-хисап һәм редакция комиссияләрен сайлады. Моннан тыш, көн тәртибенә бюджетны үзгәртү һәм күчемсез милек объектларын исәптән чыгару мәсьәләләре дә кертелгән иде.

Узган утырыш сайлаулардан соң беренче булды, шуңа күрә күп кенә мәсьәләләр Совет эшен оеш­тыруга кагылды. Яңартылган депутатлар корпусы әгъзалары эшче органнар - секретариатны, исәп-хисап һәм редакция комиссияләрен сайлады. Моннан тыш, көн тәртибенә бюджетны үзгәртү һәм күчемсез милек объектларын исәптән чыгару мәсьәләләре дә кертелгән иде.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә, әлбәттә, район Со­веты рәисен сайлау булды. Аның рәисе итеп Уфа шәһәренең «РН-Транспорт» филиалы Дүртөйле транспорт цехы начальнигы Вадим Әмиров сайланды. Вадим Дим улы бу предприятиедә үзенең хезмәт эшчәнлеген шофер булып башлаган. Аннары контролер булып эшләгән, профессио­нальлек һәм лидерлык сәләте аркасында начальник вази­фасына ирешә. Аның цехы җитештерү күрсәткечләре буенча иң яхшыларның берсе булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Вадим Дим улы Чечня Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Совет рәисе урынбасары итеп башкорт гимназиясе дирек­торы Гөлшат Хөсәенова сайланды. Шулай ук депутатлар социаль сәясәт, бюджет, экология һәм сәнәгать мәсьәләләрен җайга салучы дүрт даими комиссия әгъзаларын һәм рәисләрен билгеләде. Өч депутат депутатлар регламентын, статусын һәм этикасын үтәү буенча комиссиягә керде.

Яңартылган депутатлар корпусының эше башлану белән РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депу­таты Рафаэль Мәрданшин котлады. Ул муниципалитетлар депутатларының алдынгы позициядә булуларын билгеләп үтте. Гражданнар ярдәм сорап, иң беренче чиратта, нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә аларның алдагы эшләвеннән күп нәрсә, шул исәптән районның ничек үсүе һәм анда халыкның ничек яшәве тора. Рафаэль Мирхатим улы җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте һәм районның иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә керткән шәхси өлеше өчен «Калинин» жәмгыяте генераль директоры Винер Габдуллинга, Иске Баеш урта мәктәбе физкультура укытучысы Ришат Зиннәтуллинга, Чарлак авыл биләмәсе башлыгы Камил Нафиковка Рәхмәт хатлары тапшырды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән Семилетка авылының икенче терапия бүлеге өлкән шәфкать туташы Индира Хатипова бүләкләнде.

Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов узган чакырылыш депутатларына рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында Рәис Шакиров, Марат Хафизов, Валерий Галиев, Ринат Сәхибзадин.

Очрашу район Советы депутатларына таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшыру белән тәмамланды.

Читайте нас: