Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 июль 2020, 18:10

Авылда тавыш бирү ничек үтте

Мәскәү авыл Сове­тында тавыш бирү башланган көннән үк сайлаучылар - актив тавыш бирүчеләр булды.

Мәскәү авыл Сове­тында тавыш бирү башланган көннән үк сайлаучылар - актив тавыш бирүчеләр булды.

Биредә өч торак пункт өчен өч участок сайлау комиссиясе эшли, аларның икесе авыл клубы һәм Мәскәү авылы урта мәктәбе биналарында, берсе - Имай Утар авылын­да урнашкан. Зур булмаган Тамак авылында яшәүчеләр участоксыз калса да, алар үз тавышларын бирде. Сай­лау комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә барды. Шулай итеп, бер урамнан торган һәм 37 кеше яшәгән авыл сайлауларда катнашты.

Эш барышы турында безгә 1840 нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлшат Әхмәдуллина сөйләде. «Сайлау участогы секрета­ре һәм аның бер әгъзасы составындагы комиссия һәм күзәтүчеләр бинадан читтә тавыш бирү үткәрү өчен юнәлде. Алар үзләре белән күчмә ящик һәм аерым пакетка салынган саклану битлеге, перчаткалар,ручка, гариза һәм тавыш бирү өчен бюллетеньнар ала. Сайлау­чылар реестрына ярашлы, эшнең тәүге көнендә үк алар авылда яшәгән бөтен кешене дә йөреп чыга алды», - дип сөйләде ул.Аннары эш уча­стокта дәвам итте, шулай ук Имай Утар авылына да бардылар.

Бу көннәрдә Мәскәү авылы халкы актив тавыш бирде. Алдан тавыш бирү бары­шында биредә дә барлык таләпләр үтәлде. «Участокта гына түгел, өйдә дә тавыш бирергә мөмкин: участок комиссиясе әгъзалары гражданнарның участоктан читтә тавыш бирүгә бар­лык язма, шулай ук телдән мөрәҗәгатьләрен дә кабул итә һәм чакырган йортлар­га бара. Гражданнар тавыш бирүнеңкайсы юлын сайласа да, ике варианттабарлыкса­нитар нормаларны үтәүне күз уңында тота һәм сайлаулар­да, сәламәтлек өчен һичбер куркынычсыз, хәвефсез кат­нашырга мөмкинлек бирә», - дип сөйләде 1839 нчы участок сайлау комиссиясе секрета­ре Эльза Гарифуллина.

Аннан тыш, барлык уча­стоклар да дезинфекция келәмнәре белән тәэмин ителгән, аннан үтүгә сайлау­чы мәҗбүри термометриягә һәм кулларны махсус сыекча белән эшкәртүгә җибәрелә. Ары таба аларга медици­на маскасы, перчаткалар һәм аерым ручка бирәләр. Кагылу өслекләрен (тавыш бирү өчен ящиклар, каби­налар, өстәл, урындыклар һ.б.) дезинфекцияләү өчен сайлау комиссияләре анти­септик чараларбеләнтәэмин ителгән, тавыш бирүдә кат­нашучыларга дистанцияне саклау өчен идәндә махсус билгеләр куелган. Ә инде уча­сток бинасының мәйданы зур булмаган очракта, кабул итү берәрләп кенә алып барыла.

Фотода: участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Альфред Гарифулин, комиссия әгъзасы Наилә Назарова, сайлаучы Гөлбахор Хәлимова.



Читайте нас: