Халык тарафыннан сайланган Радий Хәбировның Башкортстан Башлыгы вазифасына керешү тантанасы 2019 елның 19 сентябрендә БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай Йортында үтте.
“Бүген мин иң беренче чиратта, республиканың 2025 елга кадәр социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлеше турындагы Указга кул куям. Хәл ителмәгән һәр мәсьәләгә барып җитәргә тырышачакбыз, бюджетта финанс ресурсларын ныгытачакбыз. Указ барыбызга да кагыла, бу минем биш елга эш программасы.
Бу елларда республика төп биш юнәлеш буенча төбәк-лидерлар исәбенә керергә тиеш. Кеше потенциалы, уңайлы яшәү мохите, икътисади үсеш, инвестицияләр һәм инфраструктура”, - диде Хәбиров инаугурация тантанасында.
Хәзер Башкортстанда яшәүчеләр саны ел саен кими. Әмма республика Башлыгы 2024 елга халык санын кимендә 4 100 000 кешегә җиткерүне максат итеп куйды. Моның өчен, беренче чиратта, республика җитәкчелеге саулык саклау проблемалары белән ныклап шөгыльләнәчәк. Кадрлар кытлыгы тулысынча бетереләчәк. Бу уңайдан авылларда 20 ФАП төзеләчәк, 147 модульле һәм күчмә фельдшер- акушерлык пунктлары сатып алыначак. Ашыгыч медицина ярдәме паркын яңартачаклар. Бала тудыру йортларын һәм поликлиникаларны заманча җиһазлар белән тәэмин итәчәкләр.
Республика кардиология диспансеры, балалар онкологиясе һәм гематология үзәге, олылар һәм балалар өчен хоспис Уфаның Затон бистәсендә дәваханә комплексы кебек масштаблы объектлар төзеләчәк.
Биш ел дәвамында 60 мең урынга исәпләнгән 60 мәктәп һәм 50 балалар бакчасы төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла. һәр шәһәрдә һәм районда сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү өчен белем бирү үзәге, балалар технопарклары һәм кванто- риумнар ачылачак. Укытучыларны авыл мәктәпләрендә төпләндерүгә ярдәм күрсәтеләчәк.
Мәгариф һәм гаилә ялы үзәкләре буларак, 40 авыл мәдәният йорты, Уфада музыка сарае, яшь талантларның үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булсын өчен 10 яңа сәнгать мәктәбе төзиячәкләр.
Планнарның шушы аз гына өлешен тормышка ашыруга да, куелган бурычларның тулы спектры турында әйтеп тә тормыйча, ныклы икътисад булу мөһим. Җиңел сәнәгать предприятиеләренең һәм урман сәнәгате комплексының җитештерү күләмен сизелерлек арттыру күздә тотыла. Хөкүмәт киселгән мәйданнарда урманнарны йөз процентка тергезү белән шөгыльләнәчәк. Торак пунктларга һәм торак йортларга газ кертүне тулысынча тәэмин итү гамәлгә ашырылачак.
Авыл хуҗалыгын тергезү өчен 500 кече һәм шәхси предприятие булдырылачак. Ашлыкның тулай җыемын 4 миллион тоннага кадәр арттырачаклар. Заманча агротехника юнәтәчәкләр. Сөт һәм ит җитештерүне арттыру өчен дистәләгән товарлыклы-сөтчелек фермалары һәм мал симертү мәйданнары сафка керәчәк. Бу исә товарлыклы сөт җитештерү күләмен 1,2 миллион тоннага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Агросәнәгать комплексының экспорт потенциалын 230 миллион долларга җиткерәчәкләр. Республиканың тышкы икътисади элемтәләрен киңәйтү өчен сигез чит илдә вәкиллекләр ачачаклар.
Болар республика Башлыгы үз алдына һәм идарә итүче команда алдына куйган бурычларның тулы булмаган исемлеге генә.
“Безнең өчен, безнең идарә итүче команда өчен бу зур чакыру. Чөнки без чыннан да җитди, хәтта мин әтйер идем, ирешү өчен катлаулы максатлар куйдык. Икенче яктан, әгәр максатлар куеп, аларга үзагым белән киләбез икән, бу кызыклы түгел. Шуңа да без республикада халык санының артуын да, тулай төбәк продукциясенең, авыл хуҗалыгы производствосы күрсәткечләренең артуын да һәм социаль объектларның ярыйсы зур, масштаблы төзелешен дә күзалладык”, - диде Радий Фәрит улы.