Флит Мостафин, Мәскәү авыл Советының ветераннар советы рәисе:
“Сайлаулар - безнең киләчәгебез, ул бөек илебезнеңбарлыктармакла- рыүсешенә юнәлеш бирә һәм мин авылымның, республикам һәм тоташ илемнең иминлеге хәл ителгәндә читтә кала алмыйм. Мин ышанам: минем тавыш, минем гаиләмнең, минем авылдашымның тавышы, һичшиксез, сайлаулар нәтиҗәсенә йогынты ясаячак.
Без, өлкән буын кешеләренә, әлеге чараның никадәр мөһим һәм әһәмиятле булуы ана сөте белән бирелгән. Үсмер чакта сайлауларда катнашу вакыты җитүен дулкынланып көтә идек.Тавыш бирү хокукы белән тулы хокуклы гражданнар булгач, горурлык кичердек. Без киләчәгебезне сайлап куелганнар кулына ышанып тапшырабыз һәм сайлауларда актив катнашу, тарихка үз өлешеңне кертү, тавыш бирү безнең гражданлык бурычы. Әгәр син тормышка уңай үзгәрешләр кертү мөмкинлеге күрәсең икән, ни өчен аннан файдаланмаска? Мин балаларыбызда, яшьләрдә дәүләтебезгә ышаныч тәрбияләргә чакырам. Яки башкача әйткәндә, патриотизмны ныгытырга, чөнки патриотизм - ул ышанычны белдерү. Сайлауларның нәтиҗәләрен без - халык - билгелибез, моңа инанып, киләчәгебезне үзгәртергә мөмкин. һәм мин ышанам, безнең җәмгыятькә бары тик уңай үзгәрешләр генә керер, республикабызны икътисади һәм социаль үсеш юлына юнәлтер. Әгәр миннән, нинди үзгәрешләр көтәсең, дип сорасалар, мин, әлбәттә, пенсия түләүләре турында әйтер идем. Бу гаҗәп түгел, чөнки һәркем үзен борчыган сорауларга җавап көтә.
Флүзә Низамова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, югары категорияле укытучы, БР ның атказанган укытучысы:
“Безнең гаиләдә сайлаулар зур бәйрәм кебек кабул ителә.Үземне белгәннән бирле, әти-әниләрем, аннары без, хәзер инде безнең балалар, сайлауларда, ул җирле үзидарә органнарына, төбәк яки федераль дәрәҗәдәге булсынмы, тавыш бирүдә актив катнашты һәм катнашабыз. Яшь чакта мин сайлау комиссиясендә эшләдем. Халыкның гражданлык бурычын төгәл үтәүче, сайлауларда актив катнашучы һәм шушы идеяне гамәлгә ашыручылар категориясенә керәм. Укытучы буларак, мин һәрчак балаларда патриотизм һәм намуслылык тойгысы тәрбияләдем,үз илеңә ихтирамлы мөнәсәбәткә өйрәттем, аларда актив гражданлык позициясен формалаштырдым. Хәзерге вакытта яшь буында эгоцентризмның үсә баруын һәм аның ныгуын күзәтү авыр. Баланың әти- әнисе ягыннан да, үз халкы ягыннан да, үзенең чыгышын белүе мөһим. Тора-бара ил тарихын, аеруча аның данлы битләрен белеп, бала алар аркасында үзен яклаулы итеп тойган көчле һәм акыллы әти- әниләре белән горурланачак. Бу исә һәрбер дәүләттә була торган кимчелекләрне күрмәскә дигәнне аңлатмый. Яшьләрдә үзләрен чолгап алган мохитнең позитив картинасын формалаштыру зарур, бернинди дә курку һәм билгесезлек булырга тиеш түгел. Шуннан чыгып, ул вакыйгаларны аек акыл белән бәяли һәм анализлый алачак. һәм бу очракта без үзебезгә алмашка үз фикерен яклый һәм ачык итеп әйтә алган, үз позициясендә нык торган һәм җәмгыятьнең, үз халкының актив әгъзалары булу теләген яклый алган, тулы хокуклы гражданнар калдыра алачакбыз. Гражданлык җаваплылыгын формалаштыру - ул игътибарны юнәлтергә кирәк булган момент. Без, үзебезнең сайлау хокугын тулысынча гамәлгә ашырып, йөзәрләгән башка кешеләр өчен үрнәк булып торабыз.