Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 март 2018, 02:00

ҺӘРКЕМ ҮЗ ТАВЫШЫН БИРДЕ

Сайлау көнне безнең районда гаилә,хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова гражданнарны кабул итте. Биредә, 1817 нче сайлау участогында, ул Русия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирде.


Шәһәрнең күпкатлы йортлар микрорайонында сайлау участоклары бер тирәдә урнашкан. Аларның өчесендә, 1810, 1812, 1815 нче участокларда, сәгать иртәнге 10 га сайлаучыларның 10 проценттан күбрәге тавыш бирде. 15 сәгатькә барлыкөч участокта да бу күрсәткеч 60 проценттан артып китте. Участок сайлау комиссияләре рәисләре әйтүенчә, быелгы сайлауда, элеккесе белән чагыштырганда, халыкның катнашуы югары.
Шәһәрдә яшәүчеләр бер үк вакытта үз тавышларын төзекләндерү таләп иткән территорияләр: Александр Матросов һәм Рәзил Мусин исемендәге мәдәният һәм ял итү парклары өчен бирде.
Вакыт белән сыналган: иң җаваплы гражданнар көннең беренче яртысында тавыш бирә. Бу юлы да, участок сайлау комиссиясе рәисе Мөдәрис Бадыйков әйтүенчә, иртәнге 10 сәгатькә В.Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә урнаш кан сайлау участогына беркетелгән сайлаучыларның 20 проценты тавыш биргән. Ә биредә барлыгы 1593 кеше теркәлгән. Үз ихтыярын тәүгеләрдән булып белдерүчеләр исәбендә Рамил хаҗи Исәнбердин, башкорт гимназиясенең 11 сыйныфы укучысы Альмир Ганиев, УДНТУ 2 курс студенты Алия Минһаҗева бар.


Илебез өчен әһәмиятле бу көндә сайлауга килгән һәркем Русияне уртак киләчәгебезгә алып барачак.


Читайте нас: