Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 март 2018, 02:00

ДҮРТӨЙЛЕЛӘР - АКТИВ ХАЛЫК

16 мартта Дуртөйле районына эш сәфәре бары­шында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә, җитештерү, социаль һәм инфраструктура объектла рында булды, муниципалитетта яшәүчеләрне Ха­лыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-комму- наль хуҗалык эшчәннәре көне белән котлады.

Токымлы мөгезле эре терлекләр үрчетүгә һәм югары репро­дукцияле авыл хуҗалыгы культуралары үстерүгә махсуслашкан Ленин исемендәге токымчылык заводында булды. Төбәк җитәкчесе “Сөтчелек терлекчелеген үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру” республика программасы кысалары нда ремонтланган товарлыклы сөтчелек фермасын карады. Льготалы кредит һәм республика субсидиясе нәтиҗәсендә симертү мәйданчыгы һәм яшь бозаулар өчен корпус ремонтланган. Саву залы өчен дә яңа җиһазлар са­тып алынган. Рөстәм Хәмитов эшчеләр белән сөйләште, хезмәт шартлары, хезмәт хакы белән кызыксынды.

Дүртөйледә республика Башлыгы “Центральная” машина- технология станциясенең ремонт-техник матсерское эшчәнлеге белән танышты. Предприятие чит илдә һәм үзебездә эшләнгән комбайннар, башка авыл хуҗалыгы машиналары агрегатларын ремонтлауга, шулай ук тузган детальләрне тергезүгә һәм җитмәгән аналогларны эшләүгә махсуслаша. Бу бурычларны үтәү өчен предприятиедә 70 төн артык төрле станоклар бар: гади токарь станогыннан башлап, заманча җиһазларга кадәр.

“Регион-Строй "җәмгыяте “Дүртөйле Бетон Сервис "җитештерү базасы 2013 елда төзелгән. Аның директоры Рөстәм Китапов әйтүенчә, предприятие үз продукциясенең сыйфатын күтәрү, аның күләмен һәм ассортиментын арттыру өстендә даими эшли. Соңгы елларда, мәсәлән, профнастил һәм металлочерепица җитештерү үзләштерелгән. Республика Башлыгы “Дүртөйле Бетон Сервис "ның производство мәйданын карады, аның алга таба үсеш мөмкинлекләрен тикшерде.

Республика Башлыгы шәһәрнең иң өлкән уку йортларының берсе - икенче лицей да булды. 1962 елда төзелгән 760 урынга исәпләнгән бинада бүген меңгә якын бала белем ала. Бина җитмәү сәбәпле, укыту ике сменада алып барыла. Район хакимияте вәкилләре әйтүенчә, якын киләчәктә шәһәрнең ары таба үсүе уңаеннан уку йортларында урыннар җитмәү проблемасы тагын да кискенләшәчәк. Әлеге вакытта урындагы бюджет средстволары исәбенә спорт залы белән, 225 урынлык яңа уку корпусы проекты эшләнгән. Ул дәүләт экспертизасы тарафыннан уңай нәтиҗә алды.

Район мәдәният йортында Бшкортстан Башлыгы Халык­ка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык эшчәннөре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Төбәк җитәкчесе муниципалитетның торак-коммуналь хуҗалык тармагы вәкилләрен һөнәри бәйрәм белән котлады һәм тармак алдынгыларына рәхмәт хатлары тапшырды. Атап әйткәндә, ул “Дүртөйле үсә, ти к сезгә ярдәм һәм яклау кирәк. Бирегә килгәндә документлар һәм белешмәләрне карадым, монда торак-коммуналь тармакны, социальөлкәне, саулыксаклауны, мәгарифне тәртипкә китерү өчен кимендә 3-4 миллиард сум акча кирәк. Аннан тыш, быел балалар поликлиникасын төзи башлауны анык билгеләдек. Бу мәсьәләнең бәясе аз түгел - 350 миллион сум. Тик без бу төзелешне башкарачакбыз һәм аны 2019 елга, һич югы - 2020 елга тәмамларга тиешбез.

Дүртөйлеләр - актив халык. Мин һәрвакыт әйтөм: Дүртөйледә икътисад күзлегеннән барган хәлләргә борчылмыйм. Би редә халык белемле, көчле. Көчле хуҗалыклар, җитди эшкуарлар. Бу уңайдан сезне уңышлы дип исәплим. Сезгә кая барырга - уңгамы яки сулга­мы, нәрсә эшләргә икәнлеген күрсәтеп бирәсе юк. Тик без ярдәм итәчәкбез, чөнки ярдәм авыл хуҗалыгына да, торак-коммуналь хуҗалыкка да, социаль объектлар - мәктәпләр, дәваханәләр һ.б. төзүдә дә кирәк”, диде.





Читайте нас: