Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Эзләре югалган солдат

Сүзебез хәбәрсез югалган бабабыз турында. Ул 1912 елда Юнтирәк авылында туган Габидуллин Шәйхразый Габидулла улы. Колхозда эшләгән, Әбүбакирова Гафидә Әбүбәкир кызына өйләнгән. Аларның бер-бер артлы ике улы туган. Тик озак һәм бәхетле гомер яшәргә сугыш комачаулый.

Сүзебез хәбәрсез югалган бабабыз турында. Ул 1912 елда Юнтирәк авылында туган Габидуллин Шәйхразый Габидулла улы. Колхозда эшләгән, Әбүбакирова Гафидә Әбүбәкир кызына өйләнгән. Аларның бер-бер артлы ике улы туган. Тик озак һәм бәхетле гомер яшәргә сугыш комачаулый.

Сугышның тәүге көннәреннән үк аны фронтка җибәрәләр. Картәниебез сөйләве буенча, башта Алкинода булалар, анда гаскәр оештырыла. Картәниебез аның янына барып өлгермәвенә гомере буена үкенеп яши. Картәтиебез укчылар полкында рядовой булып хезмәт итә. Хатлары аз килә, алар да кыска гына. Аның белән элемтә 1942 елда югала. Соңыннан картәнигә, аның 1943 елның мартында Ленинград янында хәбәрсез югалуы турында кәгазь килә.

Картәниебез гомере буена көтте һәм мөгҗизага ышанды. 1948 елда ул иренең язмышы турында белергә теләп, район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә... Тик, «хәбәрсез югалган» дигән сүздән башка берни ишетми.

Аның сөйләвенчә, картәтиебез искиткеч әдәпле кеше, яхшы гаилә башлыгы һәм изге әти булган. Иманы­быз камил, исән-имин кайтса, безнең менә дигән картәтиебез булыр иде!

Без картәтинең язмышы турында белергә теләп, Подольск шәһәрендә­ге Үзәк архивка мөрәҗәгать иттек. Бөек Ватан сугышы фронтларындагы катлаулы хәл кайбер яугирләрнең язмышын төгәл билгеләү мөмкинлеге бирмәгән, дигән җавап алдык. Шуңа да ул хәбәрсез югалган дип исәпләнгән.

Юк, ул хәбәрсез югалмаган, ул безнең хәтердә, хатынының, ике улының, оныкларының һәм оныкчыкларының хәтерендә яши. Аның истәлегенә без бөтен гаиләбез белән «Үлемсез полк» парадында катнашабыз, аның потретын горурлык белән йөртәбез.

Читайте нас: