Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Хәтер аллеясе» булдырылды

Агыйделнең биек булмаган ярында кечкенә Таш Елга авылы урнашкан. Бер яктан аны гүзәл Агыйдел сула­ры юса, өч ягыннан төрле гөмбәләргә, җиләкләргә һәм хуш исле үләннәргә бай урманнар уратып ал­ган. Бәлки шуңадыр да, табигатьнең бу җәннәт поч­магы, бирегә башлап күчеп килүчеләрне үзенә әсир иткән.

Агыйделнең биек булмаган ярында кечкенә Таш Елга авылы урнашкан. Бер яктан аны гүзәл Агыйдел сула­ры юса, өч ягыннан төрле гөмбәләргә, җиләкләргә һәм хуш исле үләннәргә бай урманнар уратып ал­ган. Бәлки шуңадыр да, табигатьнең бу җәннәт поч­магы, бирегә башлап күчеп килүчеләрне үзенә әсир иткән.

Авыл үзенең тату, эшсөючән, күңелле халкы белән дан тота. Шатлыкта да, кайгыда да без бер гаилә кебек. Таш Елга бәләкәй генә булса да, аның тарихы зур. Үткән җәй үзебезнең туган авыл­ның гасырлык юбилеен билгеләп үттек. Аңа авылга нигез салучы һәм беренче күчеп килүче Нуркай һәм аның нәселенә багышлан­ган «Шәҗәрә бәйрәме»н дә туры китердек. Бәйрәмгә аның бөтен буын вәкилләре дә кайтты. Нәсел агачы төзелде.

Вакыйгага кадәр авыл зыяратын тәртипкә китердек, һәрбер йорттан җыелган акчага яңа кап­ка куйдык. Каберлекләрне чис­тарттык. Хәзер анда тәртип, пөх­тәлек. Соңыннан бөтен авыл хал­кы зыяратка җыелды. Иске Кәңгеш мәчете имамы Илдус хәзрәт Коръән сурәләре укыды. Шулай итеп, бакыйлыкка күчкән барлык авылдашларыбызны искә алдык.

Бер генә нәрсә кәефне төше­рә, авылда кибет тә, даруханә дә, клуб та юк, шуның өчен без бар­лык чараларны да ачык һавада үткәрәбез. Аңа карамастан, авыл­да элек-электән килгән яхшы традицияләр саклана. Бигрәктә, барысы да яраткан, язгы «Карга боткасы» бәйрәме. Элек безгә бу бәйрәмне картәниләребез үт­кәрә иде. Хәзер без бөтен авыл белән, яз көне, гадәттә, Агыйдел яры буена җыелып, бәйрәм итә­без. һәр чараның нигезендә яшь буында үзенең кече туган җи­ренә мәхәббәт уяту, онытылган гореф-гадәтләребез, традиция­ләр белән таныштыру, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү тора.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Безнең авылдашлар да бу Бөек Җиңүгә үз өлешлә­рен керткән. 1941 елда авылда нибары 18 йорт, 38 кеше яши. Шулардан 17 ир-егет фронтка китә. Җиңү белән тик алтысы гы­на кайта.

Тугызынчы майда «Хәтер кө­не», үзебезнең геройларыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашу­чылар турында сөйләрбез һәм искә алырбыз, дип планлаштыр­ган идек. Бөтен илдәге кебек, бәйрәм әлегә күчерелә. Тик без, балалар, оныклар, оныкчыклар, геройларыбыз истәлеген мәңге­ләштерер өчен «Хәтер аллеясе» булдырдык. Яшь зәңгәрсу чыр­ шылар сатып алып утырттык. Ә аллея читендә 75 миләш куагы үсәчәк. Бу чын мәгънәсендә изге һәм намуслы акцияне оештырган һәм үткәргән өчен «Старт» рәисе Насретдинов Рим Рәүфәт улына, Миядек авыл Советы авыл билә­мәсе башлыгы Ишалин Александр Ильичка, якташыбыз Хәмәтҗанов Наил Тимергали улына, Гәрәев Ришат Рәис улына рәхмәт җит­керәсе килә. һәм әлбәттә, барлык авыл халкына, өмәдә катнашу­чыларга һәм үсентеләрне сатып алуда ярдәм иткән һәркемгә дә зур рәхмәт. Бар башлангычлар­да гаилә парлары Лира һәм Глүс Газизовлар, Рәзилә һәм Фәнүс Газизовлар, Борис Манкеев, Зөл­фирә Бикчурина, Сәбилә һәм Флүр Хәмәтҗановлар, Флүзә Насрет­динова, Нур, Булат һәм Лилия Нурисламовлар, Венер Нурыев ихластан ярдәм итәләр һәм эшне башкарып чыгуда булышалар. Утырту бер эш, ә менә яшь агачларны саклау һәм үстерү зур хәстәрлек һәм карау таләп итә. Бу проблеманы да күмәкләп җи­ңәрбез, дип уйлыйм. һәм безнең «Хәтер аллеясе» барлык исән­нәрне шатландырып үсәр, ә геройларыбызның истәлеге гасыр­ларда дәвам итәр.

Гөлсинә НУРИСЛАМОВА, Таш Елга авылы старостасы.

Читайте нас: