Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Зур сәнгать океаны бар

Авыл коллективларының «Җиңү Салюты» үзешчән сәнгать смотры Иске Баеш мәдәният йор­тындагы концерт белән тәмамланды. Рәмзия Мәрһәмова тарафыннан әзерләнгән программа югары дәрәҗәдә булды.

Авыл коллективларының «Җиңү Салюты» үзешчән сәнгать смотры Иске Баеш мәдәният йор­тындагы концерт белән тәмамланды. Рәмзия Мәрһәмова тарафыннан әзерләнгән программа югары дәрәҗәдә булды. «Тулпар» халык театры, «Акчарлак» балалар теа­тры, «Энҗеләр» бию кол­лективы, Иске Уртайдан, йорт-интернаттан, авыл мәктәбеннән үзешчән сәнгать коллективлары уңышлы чыгыш ясады, Әнгам Атнабаев поэма­сыннан «Гөләндәм моно­логы» (Зәлия Фазылова), киң билгеле «Два орла» (Марсель Хәйруллин) җыры яңгырады.

Район смотр-конкурсы кысала­рында шәһәр коллективлары чыгыш ясаганнан соң үткән гала-концертларда җиңүчеләр игълан ителде һәм аларга дипломнар, акчалата сертификатлар тапшырылды.

Барлыгы 24 үзешчән коллектив катнашты, шуларның 14 е - авыл биләмәләреннән, 10 сы - район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләреннән, концертларда1608 кеше чыгыш ясады. һәр муниципаль берәмлек, пред­приятие, оешма һәм учреждение декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате экспозицияләреннән күргәзмәләр, фотокүргәзмәләр, архив һәм музей документлары, экспонатлары тәкъдим итте.

Авыл биләмәләре буенча бе­ренче дәрәҗә дипломга Семилетка авыл биләмәсе үзешчән сәнгать коллективы лаек булды. Икенче урында - Тумырҗа һәм Мәскәү авылы, өченче урында - Иске Яндыз һәм Әсән авыл биләмәләре үзешчәннәре.

Әңгәсәк, Исмаел, Иске Баеш, Суккул, Өчбүлә, Чарлак, о Күккуян, Миядек, Тәкәрлек авыл Советларының үзешчән сәнгать g коллективларына катнашучы ди­пломы һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

«Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсен яхшы оештырган өчен» Әңгәсәк, Тәкәрлек, Күккуян авыл Советлары акчалата сертификат­лар алды.

Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр буенча бе­ренче дәрәҗә лауреат дипломы Дүртөйле үзәк район дәваханәсе үзешчәннәре коллективына тапшы­ рылды, Дүртөйле районы муници­паль районы хакимияте, Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре МУП үзешчәннәре - икенче, «Ком­мунальник» МУП һәм «Русия Сак­лык банкы» җәмгыятенең 8598 нче бүлеге, мәгариф идарәсе өченче дәрәҗә дипломнарга лаек булды.

ИЗ-3/5 ФКУ, «Башнефть-Добыча» җәмгыяте нефть һәм газ чыгару буенча Чакмагыш регионы, ДАТП - «Башавтотранс» ДУП филиалы, «Железобетон-Стронег» Дүртөйле заводы җәмгыяте коллективларына катнашучы дипломы һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Иң яхшы декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре өчен Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре МУП һәм «Коммуналь­ник» МУП коллективлары акчалата сертификатларга ия булды.

Үзешчән сәнгать коллективла­рын бүләкләүдә район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов катнашты һәм чыгыш ясады.

Читайте нас: