Юлдаш
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Яралануына карамастан, сугышта калган

Сугыш елларында Галимҗан Шәйморатовның батырлыгы турында

Шунысы куанычлы, соңгы елларда күпләр үзләренең Бөек Ватан су­гышыннан әйләнеп кайта алмаган туганнары турында мәгълүматлар эзли башлады. Моңа безнең граж­даннарны, шул исәптән безнең район гәзите берничә ел элек оештырган “Фото с фронта” акци­ясе дә этәрде.

Хәзер Интернетта сугышта катнашучылар турындагы мәгълүматлар белән ресурслар да бар. Бүгенге язмабызның герое турын­дагы мәгълүматларны аның әлеге вакытта безнең районда яшәүче дәвамчылары күп еллык эзләнүләрдән соң, нәкъ менә “Подвиг народа” сайтында тапкан һәм фронтовикның туганының кызы аларны бастыруны сорап, безгә килде.

Шундый исем астындагы рәсми сайт - на­града документлары мәгълүматлары базасы. Русия Федерациясе Оборона министры яклавында булдырылган. Архивта хәбәрсез югалганнар, һәлак булганнар, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтканнар турында мәгълүматлар бар. Боларны без үзләренең туганнары турында мәгълүмат эзләүчеләр өчен җиткерәбез.

Әхәзер геройның үзе турында. Ул Галимҗан Фәрхетдин улы Шаймуратов, Калтасы районы Иске Әшит авылында туган. Фронтка 1943 елның 17 гыйнварында киткән. Ул чакта аңа нибары 16 яшь булган. 36 нчы зенитчылар дивизиясенең зенит-артиллерия полкында сугышкан.

“1945 елның 16 февралендә оборона пунктын алганда немецлар группасы 30 кешелек батареяга һөҗүм ясый. Рядовой Шаймуратов немецлар группасының тылына керә һәм чигенүгә киртә тудыра. Дүрт тапкыр яралануына карамастан, группаны тулысынча тар-мар иткәнче сугышуын дәвам итә. Госпитальгә бару юлында үлә”. Бу Галимҗан Шаймуратовның батырлыгы турындагы кыска гына юллар, шуның өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы орденына тәкъдим ителә. Герой Җиңүгә берничә ай калгач, үлгәннән соң, әлеге орден белән бүләкләнә.

Фронтовикның гаиләсе хәзер туганнарының ничек һәлак булуы, аның нинди батыр һәм кыю булуы турында белә. Аның турындагы сүзләр нәселнең яшь дәвамчыларына тапшырылып барачак, батыр бабаларының истәлеге аларның күңелләрендә сакланачак.

Фотода: Герой, үлгәннән соң, шушы орден белән бүләкләнә.



Читайте нас: