Мәңгелек хәтер
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Республика һәм Бөтенрусия халык иҗаты фестивале кысаларында оештырылган “Җиңү Салюты” район үзешчән сәнгать смотр- конкурсы Ватанны саклаучылар көне алдыннан башланды. Әңгәсәк, Иске Яндыз, Миядек авыл биләмәләре коллективлары уңышлы чыгыш ясады.