Юлдаш
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Милли проект
11 март 2021, 11:30

2020 елда Башкортстанда 374 километрдан артык автомобиль юллары ремонтланды

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыру йомгаклары буенча 2020 елда Башкортстан Республикасында 374,56 км автомобиль юллары ремонтланды, 12,33 км капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыру йомгаклары буенча 2020 елда Башкортстан Республикасында 374,56 км автомобиль юллары ремонтланды, 12,33 км капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

23 светофор объекты, 248 юл билгесе, 1 200 п. м җәяүлеләр өчен киртәләр урнаштырылган. Благовещенский, Мәчетле һәм Дүртөйле районнарында төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия автомобиль юлларында транспорт чараларын габаритлы контрольдә тоту буенча автоматлаштырылган өч объект файдалануга тапшырылды.

Эшләр 282 объектта (Кармаскалы, Кушнаренково,Уфа, Ишембай, Стәрлетамак районнарында), шул исәптән 137 объектта (Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә) федераль финанслау катнашында 167 км автомобиль юллары ремонтланды һәм 4,8 км төзелде һәм реконструкцияләнде.

Уфада гына 2020 елда илкүләм проект буенча 20,85 км озынлыкта 22 юл участогы ремонтланды. Юл полотнасы Академик Королев, архитектура, Ветошников, Дмитрий Донский, Красин, Левитан, Мәҗит Гафури, Новоженов, Нехаев, Степан Злобин һ. б. урамнарда яңартылды. Мостай Кәрим һәм Валерий Лесунов урамнары кебек зур объектларда юл эшләре тәмамланган.

2021 елда республикада 167 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча Башкортстан бюджетына федераль бюджеттан 1,712 миллиард сум акча бирүдә каралган. Уфада илкүләм проект объектлары исемлегенә агымдагы елда 19 километрга якын урам-юл челтәренең тугыз участогы керде, шул исептән бер күчмә объект – Нагай шоссесы.

Моннан тыш, быел милли проект һәм БР башлыгы Радий Хәбировка юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар санын киметү йомгаклары бирелде. Аларның саны елына 400 кешедән артмаска тиеш. Бурычны тормышка ашыру өчен, аерым алганда, 960 чакрымнан артык озынлыктагы юлларны ремонтлау, 15 чакрымга юл тамгасы кую, 20 мең юл билгесе кую, 450 ясалма тигезсезлек урнаштыру, 230 светофор урнаштыру, өстәмә 800 фотовидеофиксация комплексы урнаштыру планлаштырыла. Район администрацияләре белән берлектә ведомство карамагындагы автомобиль юлларында ясалма яктырту җайланмалары һәм тротуарлар эшен көчәйтергә йөкләнде.

Шулай ук агымдагы елга планнарда-берьюлы берничә эре объект төзелешен тәмамлау — Уфада Воровский урамы створында Белая елгасы аша салынган күперне төзеп бетерү, Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелеше буенча хәрәкәтне 1 сентябрьгә башлап җибәрү һәм Салават Юлаев проспектының дәвамын проектлауга керешү планлаштырыла.

Читайте нас: