Юлдаш
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проект
29 гыйнвар 2021, 13:10

КТ тулы куәтенә эшли башлады

«Саулык саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Дүртөйле район үзәк дәваханәсендә Aguilion Lightning 80 срезлы спиральле компьютер томографы эшли башлады

- Без үзебезнең районны гына түгел, бәлки илешлеләрне дә хезмәтләндерәбез. Диагностикага терапевт, пульмонолог яки сезгә кайсы өлкәне тикшерү кирәклегенә бәйле рәвештә башка тар белгечләр аша язылырга мөмкин. Пациентларны түләүсез кабул итәбез, акча түләтергә тырышулар - законсыз. Авырлыкка килгәндә, аппарат 120 килограммга исәпләнгән, гәүдә авырлыгы аннан зуррак булган очракта, аларны Уфага җибәрәчәкбез», - дип сөйләде район үзәк дәваханәсе баш табибы Айрат Рәхмәтуллин.

Хәтергә төшерәбез, «Саулык саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Дүртөйле район үзәк дәваханәсендә Aguilion Lightning 80 срезлы спиральле компьютер томографы эшли башлады. Бәясе 50 миллион сум булган компьютер томографы профилак- тика, диагностика (нур диагностикасы алымнарын кертеп) һәм яңа коронавирус инфекциясен дәвалауга юнәлтелгән медицина эшчән- леген гамәлгә ашыруга минималь таләпләргә ярашлы җиһазланган .

Томограф чикләнгән урыннардан куркучы пациентларның про- странствоны һәм иркенлекне тоюына булышлык итә. Яңа технологияләр пациентларны хезмәтләндерүне тизләтү һәм диагнозлар кую тизлеген арттыру мөмкинлеге бирә, - дип билгеләде медицина учреждениесенең баш табибы.

Читайте нас: